Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

САБАНТУЙ БАТЫРЛАРЫ: "Туган як" осеменаторы Алсу Бабаева

Ясалма орлыкландыру технигы Алсу Бабаеваны Мөслим кызы дип беләләр. Ә ул Кукмара кызы! Югары Табын авылы егете Назыйф белән Кукмара кирпеч заводында эшләгән чорда таныша.

       1988 елда Мөслимгә килен булып төшә Алсу һәм шул вакыттан алып, төгәл 30 ел “Туган як” агрофирмасының Югары Табын бүлекчәсендә хезмәт куя. Ул вакытта Мулланур Вахитов исемен йөрткән хуҗалыкта хезмәт юлын дуңгызлар караудан башлап җибәрә. Өч ел эшләгәч, колхоз рәисе Фәнис Җәләлетдинов аңа таналар группасы туплау тәкъдимен җиткерә.
       – Хуҗалыкта таналар группасы юк иде. Колхоз рәисе, мәрхүм Фәнис абый: “Алсу, синнән чыга, эштән курыкмыйсың. Әйдә әле, таналар группасын җыеп кара. Үзеңә дә рәхмәт йөзеннән бер буаз тана бирермен” , – дип кызыктырды да, мин тәвәккәлләдем. 35 баш тана тупланды, – дип искә ала бүген Алсу Бабаева.
       Алсу апа таналар да карый, бер үк вакытта осеменатор эшен дә алып бара. Әлеге һөнәргә ул үзлегеннән өйрәнә. Ясалма орлыкландыру буенча Казан һәм Бөгелмә белгечләре үткәргән укуларның берсеннән дә калмый Алсу. Шулай итеп белем һәм тәҗрибә туплый ул.
       – Агрофирманың 700 баш савым сыеры бар. Буаз таналар саны (каплату дәрәҗәсенә җиткәннәр белән бергә) – 320 баш. 280 баш бозавыбыз бар. Менә шуларның һәммәсен карап өлгерергә җитешә Алсу апа. Аның эш сәгате иртәнге дүрт тулып киткәч башлана. Һәрвакыт елмаеп килеп керә. Сайлаган һөнәренә тугрылыклы, намуслы, тырыш кеше. Без аңа сокланабыз, – ди агрофирманың баш мал табибы Илнар Сабирҗанов.
      Алсу апа ясалма орлыкландыру эшен хезмәттәше Клара Хатыйпова белән бергә башкара. Сыерларны каплату тулысынча ясалма рәвештә башкарыла. Агрофирмада бер генә баш үгез дә юк! Каплату эше сыерның теләгенә карап алып барыла. Көненә 3-4тә, 18-20 баш сыер да каплаткан вакытлар була. Каплату өчен башкаланың “Альт Вет” компаниясенең югары сыйфатлы спермасы кулланыла. Спермалары бик сыйфатлы, күпчелек сыерлар игезәк бозаулар китерә, ди осеменаторлар.
      – Фермадан ис килә, дип, яшьләр авылга кайтырга, бигрәк тә хуҗалыкка эшкә керергә атлыгып тормыйлар. Югыйсә, эшлим дигән кешегә авыл җирендә эш бетмәгән. Район үзәгенә төшкәч, кибеткә керсәң, сатучыларның, “фууу!” дип, борын җыеруына инде күнегеп беттек. Бөтен киемгә ферма исе сеңә инде, аны бетерәм димә! Ләкин “акчаның исе юк” диләрме әле?! Үз эшеңне яратып башкарганда, хезмәтеңә күрә акчасын алганда, башка эшкә китү уе булганы юк. Эшләгәнгә карап, 13-19 мең хезмәт хакы түләнә, – ди Алсу апа.
Эштән кайткач, үз ихатасында да маллар белән әвәрә килә райондашыбыз. Сыеры, танасы, бозавы – барысы 10 баш! Ничек җитешәдер! Әле бит өч баласы, биш оныгы да бар! “Хезмәтеннән тәм табып эшләгәнгә шулай яшь, матур сакланды ул”, – диләр аның турында хезмәттәшләре. Бу чыннан да шулайдыр. Яшьлек матурлыгын югалтмаган Алсу апага сокланырга гына кала.
      Лилия Шәймиева.
     Автор фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X