Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

САБАНТУЙ - 2018: Уеннарда миллилек чагыла

Сабантуйда үткәрелүче уен-бәйгеләр бик күпләрне үзенә җәлеп итә. Уеннарда катнашу өчен күрше-тирә районнардан килүчеләр дә бар.

       Әтәч өчен авыш баганага менү, көянтә-чиләк белән су ташу, йомырка салынган кашык кабып, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату кебек җорлык һәм җитезлек таләп иткән уеннарда катнашучылар мәйдан уртасыннан чыгып та тормады диярлек. Һәркемнең бер-бер артлы үткәрелгән уеннарда катнашасы, бүләк аласы, үзен күрсәтәсе килде.

       Мөслимнән Гөлчирә Миңнеханова сәламәтлеге бераз какшау сәбәпле тизлек таләп иткән уеннарда катнаша алмаса да, катыктан акча эзләүдә, җеп эрләүдә аңа тиңнәр булмады.
       – Һәр Сабантуйны көтеп алам. Уеннарда катнашу миңа көч-куәт, күңел күтәренкелеге өсти, яшәү дәрте бирә. Без инде өлкәнәябез, яшьләр актив булсыннар, бездән эстафетаны кабул итеп алсыннар иде, – ди Гөлчирә апа. 
       Чүлмәк ватуда Мөслимнән Лүзия Хантимерова осталык күрсәтте. Әтәчләрне Башкортостаннан һәм Мәскәүдән кайткан кунак кызлары алып китте. Егетләр алардан да җитезрәк булды. Көянтә-чиләк белән су ташуда, йомырка салынган кашык кабып, капчык киеп йөгерүдә Метрәйдән Әбелкирам Әгъзамовның җитезлегенә күпләр сокланды. 


       Ныклы ихтыяр, тырышлык һәм физик әзерлек сораучы спорт уеннарының да үз катнашучылары табылды. Кем ничектер, туры багана башына карап торганда да башлар әйләнә башлый. Ә анда менү өчен, ай-һай, күп тырышырга кирәктер. Әмма көчле егетләребез бик җитез генә үрмәләде багана башына. Мөшегедән Рүзәл Гарипов – өченче урынга, Мөслимнән Рүзил Маннанов икенче урынга лаек булды. Беренче урын Яңа Усыдан Андрей Кондратьевка бирелде. Балалар арасында Җәлилдән Илнар Әкрамов, Яңа Сәфәрдән Илвир Мөхәмәтгалиев, Яр Чаллыдан Рүзәл Хәлиуллин осталык һәм җитезлек күрсәтте. 
       Сабантуйда кул көрәштерергә теләүче ир-егетләр генә түгел, хатын-кызлар да артканнан-арта бара. Алар өчен мәйдан уртасына ук чыгып җан атучыларны хәтта хөкемдарлар да тарата алмады. Ир-егетләребез бу уенда читләргә сер бирмәде, җиңүчеләр барысы да Мөслимнән булды. Беренче урын – Фәрит Миннәхмәтовкә, икенче урын – Айзат Кадыйровка, өченче урын Рамазан Галләмовка бирелде. Ә хатын-кызлар арасында төп бүләкне Сарман районыннан Диләрә Сафина алды.


       – Үзебездә кичә икенче урынны алган идем. Бу төр бәйгене бар җирдә дә үткәрмиләр. Сездә булачагын белеп, шушы ярышта катнашыр өчен генә килдем, – дип, җиңү шатлыгы белән уртаклашты кунагыбыз.
       Турникта күтәрелүчеләр арасында яшьләрнең күп булуы куандырды. Беләкләренең егәрлеген сынаучылар күп булса да, призлы урыннар өчәү генә шул. Азнакайдан Азат Йосыпов – өченче урынга, Ташъелгадан Ринат Сафиуллин – икенче, Тойгелдедән Алмаз Низамов (38 тапкыр күтәрелеп) җиңүче дип билгеләнде. 
       “Нива” машинасы 85 ат көчле дип бәяләнә. Ә мәйдан уртасында торган әлеге машинаны көчлеләрдән-көчле ир-егетләр  ялгыз гына тартып барды. Мөслимнән Айнур Сәетгалиев һәм Сарманнан Рөстәм Нәбиев өченче-икенче урыннарны бүлеште, Мөслимнән Илнур Гайнетдинов абсолют җиңүче дип табылды. 
       32 килограммлы герне туп урынына чөюче егетләребез дә тамашачыларның игътибарын җәлеп итте. Минзәләдән Әнвәр Нигъмәтҗанов, герне 30 тапкыр күтәреп, пьедесталның беренче баскычына күтәрелде. Яр Чаллыдан килгән Марсель Шакиров, штанга күтәреп, беренче урынны яулады. Ипподромда балалар, хатын-кызлар, ир-атлар арасында йөгерү ярышлары да узды. 
       – Бәләкәйдән үк уеннарда теләп катнашам. Кыш көне спартакиада уеннарында ярышсак, җәй көне Сабантуйларны көтеп алам. Төрле уеннарда катнашып, күңел күтәренкелеге алам, – ди Иске Вәрәштән Ландыш Сәлахова. 
       Ландыш хатын-кызлар йөгерешендә беренче урынга лаек булды. Ир-атлар арасында – Азат Тәһауовка, балалар арасында Дамир Арслановка тиңнәр булмады. 
       Уеннарны һәм спорт бәйгеләрен Мөслим авыл җирлеге, район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенә караган оешма хезмәткәрләре оештырды. Сабантуйлар тәмам. Бәйрәмдә алган яхшы кәеф, анда булган истәлекле мизгелләр безне ел буе озата барыр.

       Фәридә  
ГАЙНЕТДИНОВА.

       САБАНТУЙДАН ФОТОЛАР - Римма Афзалованыкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев