Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Елгабаш сабантуена Раяз Фасыйхов килде (ФОТОЛАР)

Сабантуйлар башланды. Бүген Мөслимдә яшәүчеләр авыл җирлекләрендә узучы сабантуйларда күңел ача.

Елгабаш авылы сабантуе быел да шактый кунакларны үзенә җыйды. 400 еллык юбилеен билгеләп узганнан соң, бу авыл икенче район үзәгенә әйләнде, дисәк тә ялгыш булмас. Һәрелдагыча, биредә сабантуен уздыруда Елгабаш авылы егете, "Алабугагордорстрой" җәмгыяте генераль директоры Рәшит Хәбиров спонсорлык итте.

Кунаклар игътибарына районыбыз үзешчәннәре әзерләгән концрт программасы тәкъдим ителде. Татар эстрадасының популяр җырчысы Раяз Фасыйхов бәйрәмнең матур бүләге булды.

Милли уеннар зур оешканлык белән бара. Җиңүчеләр өчен саллы гына бүләкләр әзерләнгән иде. Бу минутларда сабантуй батыры исеменә көрәшәләр. Мөслимлеләр, бәйрәм кунаклары Раяз Фасыйховка кушылып җырлап-биеп күңел ача.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X