Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

САБАНРТУЙ - 2018: Мөслимдә балаларның үз сабантуе бар!

Сабантуйны балалар аеруча зур түземсезлек белән көтә. Моның шулай икәнен балалар өчен махсус ясалган мәйданда күрергә була иде. Өлкәннәрдән аермалы буларак, балалар искиткеч активлык күрсәттеләр. Оештыручылар – мәктәптән тыш эшләр үзәге, “Мизгел” яшьләр үзәге белгечләре егермегә якын төр уен әзерләгән иде. 

       Кемнәрдер үзләрен җитезлектә, тапкырлыкта, шаянлыкта сынаса, кайберләре физик көчләрен күрсәтте. Авыш баганага менәргә теләүчеләр ахырга кадәр чират хасил итте. Иганәчеләр биргән ике әтәч белән бер тавыкның хуҗалары табылганнан соң да, бүләк алучылар шактый җыелды. Капчык киеп, кашыкка йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату, көянтә-чиләк белән су ташу, әйбер кисү кебек милли уеннардан тыш, канат тартышу, капчык сугышында катнашу, турникта күтәрелү мөмкинлеге дә тудырылды. Савыттан стаканга губка белән су ташу, кәрзингә шарчык ыргыту, кулдан-кулга браслет тапшыру, балык тоту кебек ярышлар да балалар күңеленә хуш килде дип уйлыйбыз. Менә шушы урында, ләкин, дигән сүзне кулланмыйча мөмкин түгел. Чөнки балалардан бигрәк әти-әни, әби-бабайлар “мәйдан тотты”. Оештыручылар балаларны түгел, зурларны тәртипкә чакырып интекте. Уенда катнашкан һәр балага бүләк бирелсә дә, әти-әниләрнең кулдан тартып алулары бер дә матур күренеш булмады. Тәртип белән генә барса, бөтен балага бүләк тә җитә, чират та булмый юкса. Балаларны тегеннән дә, моннан да төртеп кертәләр, чиратсыз бастыралар, уенның атрибутларын кулдан тартып алалар. Алай гына да түгел, үз шартларын куялар: “Бу уен болай булырга тиеш түгел, ә менә шушылай тиеш”. Ул кешенең, үз гомерендә бер тапкыр булса да, мәйданда уен оештырып караганы булды микән? Юктыр, булса болай ук кыланмаслар иде. 


      Ә калганы бар да яхшы, бар бала да канәгать, ел дәвамында туганнар, дуслар алдында: “Мин бит Мөслим Сабантуенда катнаштым”, – дип горурланып сөйләрлек хатирәләр бар. Бәйге-уеннар дәвамында сәхнәдә җырчылар, биючеләр, шишгырь сөйләүчеләр үзләренең сәләтләрен күрсәтте, дәртле җырлар, бию көйләре бәйрәмне тагын да җанландырды. Алып баручы Ләйсән Замалова уеннарны, концерт номерларын аралаштырып, һәр балага сәхнәдә үзен күрсәтергә мөмкинлек бирде. Ахырдан оештырылган чүп җыю бәйгесендә дә балалар актилык күрсәтеп, санаулы вакыт эчендә мәйданны чүп-чардан арындырдылар, үзләре дә сизмәстән файдалы эш башкардылар.


       Наилә Сәлахова,
мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X