Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үрәзмәт укучылары юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерделәр

"Юлда йөрсәң өлгер бул, юл йөрү кагыйдәләрен бел! " дип юкка гына әйтмиләрдер.

Юл ялгышларны кичерми, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Шул максаттан 5 декабрь көнне безнең Урәзмәт башлангыч мәктәбендә дә бик зур, үтемле чара узды. Укучылар, бакча балалары бу чарага бик ныклап әзерләнделәр. Юл билгеләрен ятладылар, машина төрләрен аера өйрәнделәр, велосипед һәм кечкенә машиналарда йөрү буенча үзләрен чыныктырдылар. Бәйрәмебездә Сарманнан ЮХДИ хезмәткәре Алсу Ситдикова, мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән Илнар Яббаров, Тат. Бүләр урта мәктәбеннән укыту- тәбия эшләре буенча директор урынбасарлары Венера Кирилова, Тәнзилә Солтанова, физкультура укытучысы Илнур Мансуров катнашты һәм жюри вазифаларын башкардылар. Укучылар, бакча балалары тигез итеп ике командага бүленделәр, төрле эстафета ярышларында үзләрен сынадылар. Нәтиҗәдә командалар арасындагы ярыш дуслык җиңүе белән тәмамланды. Бәйрәм балаларга бик ошады. Алсу Ситдикова буш кул белән килмәгән, укучыларга һәм бакча балаларына юл йөрү кагыйдәләренә багышланган төрле өстәл уеннары, буклетлар, газеталар, киемгә куела торган яктырткычлар бүләк итте. Алай гына түгел мәктәбебезгә юл билгеләре җыелмасын да бүләк итте. Ул инде икенче ел рәттән килә. Коллектив һәм балалар исеменнән без аңа зур рәхмәтебезне белдерәбез. Бүгенге чара балалар күңелендә озак сакланыр.

Тәнзилә Нургалиева.

Үрәзмәт башлангыч мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X