Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үрәзмәт турында китап чыгачак

Үрәзмәт тарихын Мөслим-информ журналисты Әлфинур Ногманова яза.

Әлфинур Ногманова – Үрәзмәт кызы. 40 елга якын хезмәт стажы булган журналист дүртенче ел инде авыл тарихын яза. Бу эшне Әлфинур апага авылдашлары ышанып тапшырган.

– Китап язу, тарихны барлау җиңел эш түгел, – ди Әлфинур апа. – Үрәзмәттә мәктәп бетте, шул сәбәпле укытучыларга мөрәҗәгать итә алмадым. Архивлар белән эшлим. Китапны берничә кеше язса, җиңелрәк булыр иде, әлбәттә.

Биш ел элек Үрәзмәтнең уңган егете – әфганчы Әзһәм Хөсәенов Әлфинур Ногмановага авыл тарихын язарга тәкъдим итә. Әзһәм абый вафатыннан соң эш тукталып кала, чөнки инициатор да, иганәче дә ул була.

– “Китап кайчан чыга?” дип сораучылар күп. Миңа калса, тарихны беркайчан да тулысынча язып бетереп булмый, – ди Әлфинур апа. – Китап язу – зур хезмәт таләп итсә дә, бик кызыклы эш. Геройларыңның (минем очракта авылдашларымның) кичерешләре белән яши башлыйсың, үз нәселеңне табасың. Мин, мәсәлән, нәсел җебебезнең шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов белән тоташуын әле быел гына белдем.

Үрәзмәт авылы турында материаллар инде тупланып беткән. Китап төгәлләнү алдында. Хәзер китапны бастыру өчен иганәчеләр табарга кирәк. Бусы китап язудан да авыррак булыр кебек, ди хезмәттәшем.

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев