Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәтирәләр яңартып. ФОТОРЕПОРТАЖ

Әфган сугышында районыбызның 128 лачын егете катнашты. Аларның алтысы интернациональ бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булды. Берсе хәбәрсез югалды. Илгә исән кайткан әфганчыларның сафы да елдан-ел сирәгәя. Аларның 21е бүген арабызда юк.

Узган шимбәдә Үрәзмәт авылында әфган сугышы ветераны Хөсәенов Әзһәм Әзһәт улы яшәгән йортка истәлек тактасы куелды. Ул үзе дә республика районнарында узган шундый чараларда теләп катнаша һәм спонсорлык ярдәме күрсәтә иде.

37 елдан соң эзләп тапты 
1982 елның мае. Әфганстанның Төньяк Кондыздагы 53380 нче хәрби частендә хезмәт иткән Әзһәм Хөсәенов дембельгә әзерләнә. Утлы җәһәннәмгә тиң булган таулар илендә ике ел бергә хезмәт иткән сугышчан дуслардан аерылыр чак җиткән. Егет матди тәэмин итү буенча аерым батальон командиры урынбасары – татарстанлы Расыйх Җәләевка үз куллары белән язган адресын тоттыра. 
– Кайткач та Мөслим районы, Үрәзмәт авылына кунакка килегез. Көтәрмен, – ди. 
Шул аерылышудан соң 33 ел үткәч кенә күрешергә насыйп була аларга. Ә 37 елдан соң командир урынбасары Әзһәм биргән адрес буенча Үрәзмәткә килә. 
– Кунакка түгел, беренчесендә – аны мәңгелеккә озату өчен. Бүген исә йортына истәлек тактасы кую өчен җыелдык. Бик тә дисциплиналы, тыңлаучан солдат иде Әзһәм Хөсәенов. Иптәшләренә ярдәмчел булды, машинасын гел төзек тотты, – ди Казанда яшәүче полковник Расыйх Җәләев. 
Күңел кушуы буенча 
Ул көнне республиканың Чирмешән, Әлки, Тукай, Минзәлә, Сарман районнарыннан, Яр Чаллы, Зәй, Бөгелмә, Әлмәт шәһәрләреннән бик күп әфганчы-ветераннар җыелды Үрәзмәткә. Әзһәмнең утны-суны бергә кичкән дусты Андрей Медиков әнә Тольяттидан ук килгән. 
– Әфганда гына түгел, тыныч тормышта да чын дуслар булып калдык. Ял итәргә дә гел бергә йөрдек. Аның арабызда булмавына ышанасы да килми. Әле бүген дә, башын кыңгыр салып, елмаеп, йортыннан килеп чыгар кебек, – ди Андрей Медиков. 
Чараны күптән инде әфганчыларның чын дустына әйләнгән районның иҗтимагый советы җитәкчесе Рушат Солтанов, гадәттәгечә, эчке бер дулкынлану белән алып барды. 
Үрәзмәт авылының 4 егете – Айрат Гыйздәтуллин, Ильяс Нургалиев, Әзһәм Хөсәенов һәм Айрат Авзалтдинов хәрби бурычын Әфганстанда үтте. Аларның өчесе бакыйлыкка күчте. 
– Әфганстанда һәлак булганнар истәлегенә генә түгел, илгә кайтып вафат булганнарга да хәтер такталары кую матур традициягә әйләнде. Үрәзмәт зиратын төзекләндерүдә күп көч куйган, мәчет төзеткән Әзһәм Хөсәеновның хезмәттәш дуслары да шундый инициатива белән чыкты, рәхмәт аларга, – диде район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов. 
Митингта чыгыш ясаучылар Әзһәмне яхшы дус, игелекле авылдаш, кайгыртучан туган буларак искә алды, аның матур сыйфатларын гына санады. 
– Бер батальонга Татарстаннан 30 егет эләктек. Әзһәм белән ел ярым хезмәт иттек. Союзга кайткач, бергәләп әфганчыларның гаиләләренә булышуны оештырдык. Берничә ел Әфганстанга туристик поход белән бардык. Максатыбыз – югалган сугышчан дусларны эзләү, документаль фильм төшерү иде. Соңгы елларда Әзһәм белән гел бергә булдык. Ул дуслык кадерен белүче, игелекле җан иде, – ди әфган сугышында һәм локаль конфликтларда катнашучыларның Әлки районы бүлеген җитәкләүче Рөстәм Шәйхетдинов. 
Хәрби хәрәкәт ветераннарының Тукай районы бүлеген җитәкләүче Айбулат Якупов ул көнне Рөстәм Шәйхетдиновка һәм Мөслим районының сугышчы-интернационалистлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Данил Госмановка Рәхмәт хатлары тапшырды. 
– Яшь чагында әфганчыларның каберләренә йөри идек. Хәзер инде алар яшәгән йортларга истәлек такталары кую өчен ерак юлларга кузгалабыз. Безне беркем дә мәҗбүр итми. “Вакыт безне сайлады” дип, мондый чараларга күңел кушуы, йөрәк кушуы буенча киләбез. Мөслим районында бу юнәлештәге эш бүген республикага үрнәк итеп куярлык, – диде Айбулат Якупов. 
Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга утыз ел вакыт үтте. Сугышчы-интернационалистлар да күптән ир уртасын узды. Әмма, күңел яраларын кузгатып, һаман кан саркытып торучы шомлы вакыйгаларны оныта алмый алар. Мәгънәсез сугышның фаҗигале асылы шигырь юлларына, җырларга күчә. Әфган сугышы ветераны Расыйх Җәләев тә әнә бу темага бик күп шигырьләр язган. Минзәләдә яшәүче автор башкаручы Рөстәм Әхмәтханов аларны да көйгә салган. Бу юлы да алар “Гиндукуш” җырын бергәләп башкардылар, вафат булган әфганчыларның каберләрен зиярат кылганнан соң, табигать кочагында әфган сугышы белән бәйле хатирәләрен яңарттылар. 
Әлфинур Ногманова. 
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев