Мөслим-информ

Үрәзмәт авыл җирлеге үзешчәннәре сәхнә тотты

Үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның “Татарстан – бәхет тапкан җирем, җыр-биюле газиз Ватаным” дип исемләнгән район смотр-конкурсы дәвам итә.

Кичә район мәдәният йортында Үрәзмәт авыл җирлеге үзешчәннәре сәхнә тотты. Конкурсның тематикасына туры китереп төзелгән сюжет линиясе үзешчәннәр чыгышының башыннан ахырынача дәвам итте. Өздереп биюче һәм җыр-моңга гашыйк урта буын белән бергә яшьләрнең дә сәхнә тотуы буыннар чылбырының ныклы булуын, халыкның бердәмлеген күрсәтте. Үрәзмәтлеләрнең һәр чыгышы җылы алкышларга күмелде.

 Фото https://instagram.com/marina.badretdinova?igshid=17s8.. алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: