Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үрәзмәт авыл җирлеге ветераннары да Юбилей медальләре кабул итте

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан медальләрь тапшыру дәвам итә. 3 март көнне Үрәзмәт авыл җирлегендә сугыш һәм тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган медальләрне тантаналы рәвештә тапшыру үтте. Ветераннарга медальләрне район башлыгы киңәшчесе Рәшит Кирамов тапшырды.

Үрәзмәт авыл җирлегеннән Бөек Ватан сугышына 634 кеше киткән. Шуларның 258е генә туган якларына әйләнеп кайткан. Бүгенге көндә җирлектә 32 тыл һәм 2 сугыш ветераны яши. Тантана сугышның ачысын-төчесен күргән ветеран Рәйсә Мөхәммәтсалихова катнаша алмады. Үрәзмәт авыл җирлеге башлыгы Азат Газтдинов , мәктәп укучылары Рәйсә апага медальне бирде. Ветераннар сугыш чорында кичергәннәрне без аңлап та бетермибездер бәлки. Тик бүгенге тыныч тормышыбыз аларның фидакарлеге, батырлыгы белән яуланганлыгын онытырга хакыбыз юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев