Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Рәзинәдән – кефирлы тавык

Тавык итеннән әзерләнгән ризык йомшак, сусыл һәм тәмле булуы белән аерылып тора. Тавык итеннән беренче, икенче ашлар пешерергә дә, рулетлар һәм салатлар ясарга да була. Мөслимнән Рәзинә Ильина бик тәмле итеп үзенчәлекле ризык әзерли. Рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез. 


– Мин аны кефирлы тавык дип йөртәм. Аны әзерләү артык катлаулы димәс идем. Кирәкле ингредиентлар: 900 г тавык боты, уртача зурлыктагы 7-8 бәрәңге, 2 помидор, 1 стакан кефир, 3 чәй калагы тәмләткеч, 1-2 тырнак сарымсак, 2 аш калагы зәйтүн мае, тәменчә тоз, борыч. 
Ит сусыл булып пешсен өчен аны алдан яхшылап маринадлау кирәк. Моның өчен тирән кәстрүлгә тавык ботларын тезәбез, өстенә кефир салабыз, аннары тәмләткечләр, тоз һәм кара борыч, изелгән сарымсак салабыз. Ит ярты сәгать маринадланырга тиеш. 
Ул арада бәрәңге чистартабыз да, эре кисәкләргә кисеп, өстенә зәйтүн мае, изелгән сарымсак, тоз, борыч, тәмләткечләр салабыз һәм барысын бергә яхшылап болгатабыз. Әзерләнгән бәрәңгене тирән савытка салабыз. Бәрәңге өстенә түгәрәкләп киселгән помидор, аның өстенә тавык ботлары тезелә. Һәм ахырдан тавык ите әзерләнгән маринад агызыла. 200 градус кайнарлыктагы мичтә бер сәгать чамасы пешерәсе. Ит матур булып кызарырга тиеш. 
Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев