Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рүзиләдән – пирог

Чәйне камыр ризыгыннан башка эчүне күпләр күз алдына да китереп карамыйдыр. Кибетләрдә хәзер пирогларның ниндиләре генә юк! Ә өйдә әзерләнгәне аеруча тәмле, туклыклы булуы белән аерылып тора. Мөслимнән Рүзилә Садриевадан сусыл, тиз әзерләнә торган җиләк-җимеш пирогы рецептын тәкъдим итәбез. 

Кирәкле ингредиентлар: 2 йомырка, 1 стакан шикәр комы, бер чәй калагы чәй содасы, ярты стакан тулыр-тулмас көнбагыш мае, 2 стакан он, 1 стакан сөт, бер кечкенә пакет (15 г) ванилин, үзегез теләгәнчә төрлесеннән җиләк-җимеш. Мин персик яисә катырылган, төше алынган чия кулланам. Үзегезгә ошаган башка төр җиләк-җимешне сайларга була. 
Әзерләү тәртибе: шикәр комы белән йомырканы тирән савытка салып туглыйбыз. Аның өстенә көнбагыш мае, сөт, ванилин салабыз. Иң соңыннан сода белән аерым буталган онны өстибез. Камырны алдан майлап куелган һәм аз гына он сибелгән табага агызабыз. Өстенә җиләк-җимешне тезәбез. Җимешләрнең свежиен да, туңдырылганын да кулланырга була. Пирогны 180 градуска кадәр җылытылган духовкада алтынсу төскә кергәнче ярты сәгать пешерәбез. 
Тәмле булсын!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев