Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Рябинушка" Троицкидан диплом белән кайтты

"Рябинушка" рус халык фольклор фестивале республиканың төрле районнарында, шәһәрләрендә чыгыш ясады. 2000 елдан бирле ансамбль лаеш районы Рус Никольское авылында узучы "Каравон" Бөтенроссия рус фольклоры фестивалендә даими рәвештә катнаша. 2012 елда Башкортостанда да чыгыш ясадык. Башкортостанга без быел да бардык - Бакалыда оештырылган фольклор коллективларының регионара Троицк фестивалендә катнаштык. Мәдәният...

"Рябинушка" рус халык фольклор фестивале республиканың төрле районнарында, шәһәрләрендә чыгыш ясады. 2000 елдан бирле ансамбль лаеш районы Рус Никольское авылында узучы "Каравон" Бөтенроссия рус фольклоры фестивалендә даими рәвештә катнаша. 2012 елда Башкортостанда да чыгыш ясадык. Башкортостанга без быел да бардык - Бакалыда оештырылган фольклор коллективларының регионара Троицк фестивалендә катнаштык. Мәдәният йортында безне китапханәче Татьяна Мухамадиева каршылады. Ул фестиваль эшчәнлеге, программа белән таныштырды. Аннан соң Әхмән авылының этнографик музеена экскурсиягә бардык. Анда безне авыл мәдәният йорты каршында эшләүче фольклор ансамбль крәшен халкы җырлары белән сәламләде. Дияш авылында чиркәүгә кердек, Владимир атакай белән әңгәмә кордык.

Фестиваль кысаларында узган "Бәйрәм аланы" программасы бик уңышлы булды. Бакалы мәдәният йорты фойесында оештырылган "Осталар шәһәре" күргәзмәсендә халык иҗатын күреп хозурландык, мастер-классларда катнаштык, башкорт ризыкларын татып карадык.

Троицк фестиваленең гала-концертында 22 коллектив катнашты. Шулар арасында рус халык җырларын башкарган "Рябинушка" ансамбле Татарстаннан бердәнбер иде. Тамашачылар чыгышыбызны яратып кабул итте. Коллективыбыз Башкортостан республикасы халык иҗаты үзәгенең Рәхмәт хатына, фольклор коллективларның өченче регионара Троицк фестиваленең дипломына лаек булды.

Әлеге чарада катнашу мөмкинлеге тудырган район һәм мәдәният бүлеге җитәкчелегенә рәхмәтебез чиксез.

"Рябинушка" рус халык фольклор ансамбле коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев