Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Кама аръягы эшмәкәрләре белән очрашачак

Республика Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 3 июнь көнне Яр Чаллы шәһәрендә "Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында Кама аръягы эшмәкәрләре белән очрашачак. Эшмәкәрләр республика Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы белән тиз арада хәл ителергә тиешле конкрет проблемалар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышачак. Бизнесменнар очрашуга 20 майга кадәр теркәлә...

Рөстәм Миңнехановка сорау бирү өчен эшмәкәрләргә бизнес-власть.рф сайтында теркәлергә яисә RT@ombudsmanbiz.ru электрон почтасы аша заявка җибәрергә кирәк.

Очрашуны ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча тулы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов оештыра. 2015 елның мартында Рөстәм Миңнехановның бизнес белән ачыктан-ачык сөйләшүе Казанда үтте: эшмәкәрләр төрле темаларга 25тән күбрәк сорау бирделәр. Татарстанда салым каникуллары, мобиль сәүдә үсеше, кредитлар буенча процент ставкалары артуы, шәхси промпарклар проблемалары әлеге темаларның берничәсе генә. Диалогта 100 эшмәкәр катнашты. Рөстәм Миңнеханов барлык сорауларга да җавап бирде һәм министрлар алдында әлеге проблемаларны хәл итү бурычын куйды.

"Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты даими режимда 2014 ел ахырыннан эшли. Власть органнарының җаваплы затлары белән эшмәкәрләрнең очрашулары һәр ике атна саен үткәрелә. Бизнес вәкилләре Казан мэры Ильсур Метшин, Яр Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев, Александр Груничев (ТР Монополиягә каршы федераль хезмәт), Марина Патяшина (ТР Россия кулланучылар күзәтчелеге), Артем Сидоров (ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы) һәм башкалар белән очрашты. Проект ярдәмендә бизнеска кагылышлы дистәләрчә проблема уңышлы хәл ителде. Тимур Нагуманов, ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча тулы вәкаләтле вәкил: "Рөстәм Миңнеханов минем алда бизнес белән диалог урнаштыру, турыдан-туры аралашуны оештыру бурычын куйды. Проблема һәм дәгъваларны тыңлау формасында түгел, ә бәлки оператив кире элемтә, яъни эшмәкәрләрнең конкрет сорауларын хәл итү белән. Без Россиядә беренчеләрдә булып шундый форматны эшкә куштык, төрле министрлыклар һәм ведомстволарның эшмәкәрләр белән очрашуларын оештырдык. Очрашулар айга ике тапкыр үтәчәк, ә югары дәрәҗәдә, Президент катнашында - һәр квартал саен".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев