Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Руслан Аушев Казан Кремлендә Әфган сугышы ветераннарын хөрмәтләү тантанасында катнашачак

Тантана барышында дәүләт бүләкләре, шулай ук хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы инвалидларга автомобиль ачкычлары тапшыру планлаштырылган. 

БДБ хөкүмәтләре башлыклары Советы каршындагы сугышчы-интернационалистлар эшләре буенча Комитет рәисе, Советлар Союзы Герое Руслан Аушев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрәчәк Әфган сугышы ветераннарын хөрмәтләү тантанасында катнашачак. 

Чакырылучылар исемлегендә шулай ук Азнакайдан герой-разведчик Ильяз Дауди, ТР хәрби хәрәкәтләр ветераннары мәсьәләләре буенча Координация советы рәисе Иван Егоров, орденнар кавалерлары Николай Балашов, Павел Борисов, Иршат Гатиятуллин һәм Марат Шәйхетдинов бар.

Тантана барышында дәүләт бүләкләре, шулай ук хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы инвалидларга автомобиль ачкычлары тапшыру планлаштырылган. 

Татарстан башкаласында 2020 елның 15 февралендә совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев