Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рушат укулары

Бүгенге үзгәреш чоры шартларында яшәргә, эшләргә, социаль кыйммәтләр системасында үз урынын табарга сәләтле һәм шуның белән бергә югары әхлак сыйфатларына ия булган әдәпле шәхес тәрбияләү – мәктәп алдында торган төп бурычларның берсе.

Яхшы гадәтләрне үзеңдә кече яшьтән тәрбияләргә кирәк. Яшерен-батырын түгел, хәзерге балалар кайчак кеше хезмәте белән исәпләшмиләр. Аны хөрмәтләмиләр, өлкәннәргә илтифатсызлык күрсәтәләр. Шушы тискәре сыйфатларны бетерү өчен, яшь буында милли үзаң формалаштыру һәм шуның аша туган телен, халкын сөюче, милләтенең мәнфәгатьләре өчен янып-көеп йөрергә сәләтле әхлаклы шәхес тәрбияләү максатында гимназиядә төрле проектлар эшли. 
Сүзем 2018-2019 уку елында эшләгән – “Рушат укулары” проекты турында. Үзенә өстәмә эш табып торган тынгысыз күңелле кешеләргә сокланмый мөмкин түгел. Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллеге җитәкчесе, районның иҗтимагый советы рәисе, Мөслим районының Мактаулы гражданы Рушат Солтанов шундыйлардан. “Рушат укулары” проекты кысаларында һәр атнаның сишәмбесендә Рушат Җәүдәтович гимназия укучылары белән очрашты. Яшь категориясенә карап, өч төркемгә бүленгән укучылар күңелләргә үтеп керерлек мәгънәле һәм эчтәлекле чыгышлар тыңладылар. Ул үзе генә сөйләп калмады, балаларны да эшләтте. Аның әңгәмә-чыгышлары берсеннән-берсе мәгънәле, берничә көн буе шушы сөйләшүләрне күңелдән чыгармый анализлап йөрерлек булды. Чын дуслык, хыянәт, сыйныфташлар, тәрбияле бала, бер-береңне, өлкәннәрне хөрмәт итү – саный китсәң, бик күп темаларга тукталды Рушат Җәүдәтович. Халык педагогикасыннан мисаллар китерде, шигырьләр укыды, тормышчан мәзәкләр сөйләп көлдерде, уйландырды. Яңа басылып чыккан (вакыты тыгыз булса да, үзе укыган, танышкан) китапларның эчтәлеген сөйләп, балаларга да укырга тәкъдим итте. 
Уку елы буе дәвам иткән очрашулар сизелмичә үткән дә киткән. Укуларның соңгысында Рушат Җәүдәтович ел буена күтәрелгән проблемаларны кабат искә төшерде, укучыларның күпсанлы сорауларына җаваплар белән бергә, төпле киңәшләрен дә бирде. 
Күңелләр бертөрле моңсулык кичерә. Яңа уку елында тагын очрашулар, җанлы әңгәмәләр көтәбез. Һәр очрашудагы укучылар белән җылы мөнәсәбәте, йөрәкләргә үтәрлек чыгышлары өчен без Рушат Җәүдәтовичка зур рәхмәтлебез! Аның чыгышларындагы сүзләрнең затлы бизәге, күбәләк канатыннан җилпенеп калган алтын тузан бөртеге булып, күңелләрдә озак сакланыр әле. 

Гөлшат Солтанова, 
гимназиянең педагог-китапханәчесе.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X