Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рушания Дәүләтовадан казылык рецепты

Тойгелде авылында гомер итүче Рушания Дәүләтова бик тәмле итеп казылык әзерли. Аны ясау серләрен укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

– Казылык ясар өчен 10-15 кг ат ите һәм тәменчә тоз кирәк. Итнең сөяксез җирен генә алабыз. Майлы өлеше 30 проценттан артык булырга тиеш түгел! Итне 10-15 см озынлыкта, бер бармак калынлыгында турыйбыз да, һәр катламын тоз, борыч белән аралаштырып, кәстрүлгә тутырабыз. Ул өч тәүлек салкын урында торырга тиеш. Казылык әзер булгач, аны тутырырга була. Казылык, гадәттә, ат эчәгесеннән әзерләнә. Булмаса, сыерныкы да ярый. Хәзер инде эшләү процессы җиңелрәк: казылык өчен әзер тышча сатыла. Иттарткычның үзенең махсус җайланмасына тышчаны кидерәбез һәм иттарткычка итне салып торабыз. КАзылыкны тутырып бетергәч, тышчаның ачык башын бәйләргә кирәк. Әзер казылыкны ике тәүлеккә кояшлы яки җилле урынга элеп куябыз. Аннан соң тәмам өлгереп җитсен өчен ике ай чамасы салкынча караңгы урында тотарга кирәк. Казылык әзер булганда аның 65-70 проценты гына кала. Мәсәлән, 10 кило ит кулланып ясаганда, аннан 6,5-7 кило казылык чыга. Әзер казылыкны 4-5 ай сакларга мөмкин.

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X