Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рус Шуганында мәсьәләләр үзара салым хисабына хәл ителә

Районыбыз чигенә урнашкан Рус Шуган авыл җирлегенә Рус Шуган, Островка, Татар һәм Рус Смыловкасы авыллары керә.

Теркәлгән халык саны 614кә җитсә дә, яшәүчеләр саны нибары 448, шуларның 221е - эш яшендә. 112 якташыбыз авыл җирлегендә хезмәт куя. Алар бюджет оешмаларында, агрофирмада эшли, шәхси хуҗалыкларында шөгыль табучылар да бар. 28 кеше, гомумән, авылдан яисә районнан читтә, бары тик ял көннәренә генә кайталар. Авылда яшәүчеләрнең күпчелеге мөгезле эре терлек тота, гаиләләрен ит һәм сөт продуктлары белән тәэмин итә. Авыл җирлеге буенча савым сыерлар саны 151гә җитә. Бу узган ел белән чагыштырганда күбрәк. Монда шәхси хуҗалыкларга күрсәтелүче республика ярдәме дә мөһим роль уйный. Быел әлеге ярдәм 468 мең сум тәшкил итте.

Бүгенге көндә мәктәп, балалар бакчасы, почта бүлекчәсе, мәдәният йорты, китапханә, ике фельдшер-акушерлык пункты, дүрт кибет авыл халкына хезмәт күрсәтә.

Узган ел җирлектә яңа фермер хуҗалыклары барлыкка килгән. Роман Якимовныкы бөртекле культуралар үстерү белән шөгыльләнсә, Тимур Басоринныкы сөтчелеккә өстенлек биргән. Әлеге сыерлары бишәү генә, әмма алар баш санын арттыру турында уйлыйлар.

Җир һәм милек салымнарын җыю буенча эш дәвам итә. Соңгы елларда җирлектәге күпчелек проблема үзара салым акчасы хисабына хәл ителә. Мәсәлән, урамнар ремонтланган, урамнардагы яктырткычлар яңартылган.

- Быел 312 500 сум үзара салым акчасы җыйдык, республика ярдәме белән ул 1 562 000 сум тәшкил итте. Быел әлеге акчалар җирлекнең административ үзәге булган Рус Шуган авылын төзекләндерүгә дә тотылды. Балалар ялын оештыру максатында мәдәният йорты ихатасында уен мәйданчыгы урнаштырылды. Авылдагы часовняның коймасын алыштыру планлаштырыла. Мәктәп спорт мәйданчыгына койма тотасы бар. Моннан тыш, Островка авылындагы су башнясын әйләндерү өчен дә материал алынды. Бу эшләр быел башкарылачак, - ди Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Александр Жуков.

Мөнирә Арсланова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев