Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рус Шуган авылы Изге Троицаны бәйрәм итте

Рус Шуган авылындагы Изге Никольcкий чиркәвендә иртәнге 8. 00 сәгатьтә үк бәйрәмгә багышланган дини Литургия башланып китте.

Соңгы елларда җирлегебездә яшәүче милләт вәкилләре дини бәйрәмнәрне, йола һәм гореф-гадәтләрне торгызу, зурлап билгеләп үтүгә аерым игътибар бирә. Провославие динен тотучы райондашларыбыз бүген Рус Шуган авылында Изге Троицаны бәйрәм итте. Провославныйларның 12 төп бәйрәмнәренең берсе булган Троица – “күчеп йөрүче” бәйрәм, ул пасхадан соң 50 көн узгач билгеләп үтелә.

Рус Шуган авылындагы Изге Никольcкий чиркәвендә иртәнге 8. 00 сәгатьтә үк бәйрәмгә багышланган дини Литургия башланып китте. Өч сәгатьтән артык дәвам иткән гыйбадәттән соң, анда катнашучылар Хаҗ йөреше белән авылның икенче башындагы часовняга юл тотты. Аның ихатасында да гыйбадәт шактый дәвам итте.

Бәйрәм көнне чиркәүләрдә узучы аерым службалардан тыш күңел ачу чараларына да аерым урын бирелә. Быел бәйрәмне авыл көне буларак та билгеләп үттеләр. Мәктәп янындагы спорт мәйданчыгында оештырылган бәйрәмдә котлау-тәбрикләүләр дә, җыр-бию, уен-көлке һәм бәйгеләр дә күп булды. Шунда ук аттракционнар, бәйрәм сәүдәсе гөрләде.

Киләсе елга Рус Шуган авылына нигез салынуга 300 ел тула. Шул уңайдан Изге Троица бәйрәмен тагын да киңрәк масштабта үткәрергә ниятлиләр.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев