Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Руль артына исерек килеш утырган шоферларга 200-300 мең штраф каралган

Аек булмаган хәлдә руль артында тоткарланган шоферга җәза каты булса да, күпләр бу мәсьәләгә бармак аша карый. Ел ярымнан ике елга кадәр вакытка йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү өстенә 30 мең сум кү­ләмендә штраф та түләттерәчәкләр. Ләкин бу беренче тапкыр "эләккән" очракта гына. Әгәр дә мондый хәл кабатланса, ул вакытта йөртү...

Аек булмаган хәлдә руль артында тоткарланган шоферга җәза каты булса да, күпләр бу мәсьәләгә бармак аша карый. Ел ярымнан ике елга кадәр вакытка йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү өстенә 30 мең сум кү­ләмендә штраф та түләттерәчәкләр. Ләкин бу беренче тапкыр "эләккән" очракта гына. Әгәр дә мондый хәл кабатланса, ул вакытта йөртү таныклыгы өч елга алына, шофер җинаять җаваплылыгына тартыла, моңа өстәп 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штраф яисә мәҗбүри эш каралган. Машина хуҗасы руль артына аек булмаган дустын утыртса да, җавап бирергә туры киләчәк. Мондый хәл ул үзе аек булмаган килеш утыруга бәрабәр дип санала", - ди районның ДАИ начальнигы Айнур Хәйретдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев