Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рухи матурлык өләшә

Районда үтүче тан¬таналы чаралар¬да үзенчәлекле итеп бизәлгән велосипед¬та йөрүчегә күпләр игътибар итәдер. Ми¬хайловка авылыннан Әмин Сираҗетдинов ул. Яшьтән үк вело¬сипед спорты белән шөгыльләнә. Бөек Җиңүнең 75 еллы¬гына багышлап, үзенчәлекле һәйкәл ясавы да зур кызык¬сыну уятты.

Россиякүләм велойөрешләрдә кат­нашкан райондашы­быз, 67 яшендә бул­са да, Мөслимгә, хәтта Әлмәт шәһәренә дә ти­мер аты белән еш бара икән. Велосипед спорты­на мөкиббән булуы йорт тирәсендәге бакчасында велосипедка һәйкәл кую­ында да чагыла. Аның иң зурысын иске келәт уры­нына, таштан өелгән по­стаментка урнаштырган. Тормышында истәлекле вакыйгалар белән бәйле тагын берничә велоси­пед ишегалдында почет­лы урынын тапкан.

Һәрдаим йөрүче вело­сипедына баннер форма­тындагы элмә такталар­ны Әмин Сираҗетдинов махсус эшләтә. Алар­да районыбыз һәм ре­спубликабызда үтүче истәлекле вакыйга-да­таларга, спорт ярыш­ларына бәйле сим­волика, атрибутика күрсәтелгән. Масштаблы велойөрешләр, Җиңүнең 75 еллыгы, Мөслимдә узачак Рәсәйкүләм Са­бантуйга багышлап эшләнгән такталарны, чиратлаштырып, вело­сипедына элә.

– Илебездә, районы­бызда узучы күләмле чараларны көтеп алам, аларда теләп катнашам. Элмә такталар авылдаш­ларыма да шушы вакый­галар турында искәртә, – ди Әмин Сираҗетдинов.

Җәлил бистәсендә эшләп лаеклы ялга чык­кач, Михайловка авы­лындагы туган йортына кайтып урнаша ул. Яше шактый зур булуына ка­рамастан, спортны яра­та героебыз. Ишегалдын­да үзе ясаган җиһазларда шөгыльләнә, физик ны­клыгын арттыра.

– Ялгызы яшәсә дә, авылдашыбыз күңел көрлеген югалтмый, җан җылысын үз кулы белән ясаган бизәкләр, корыл­маларга өрә, – ди михай­ловкалылар аның турын­да.

Өе каршындагы кал­кулыкта, Бөек Ватан су­гышы каһарманнары истәлегенә һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, һәйкәл ясагач, бер ми­нутын да эшсез уздыр­маучы тынгысыз авыл­дашларына карата михайловкалыларның ихтирамы тагын да арт­кан. “Әтием дә Бөек Ва­тан сугышында катнаш­кан. Гомерем буе аның белән горурланып яшим”, – ди ул. Яу кырында ятып калган һәм бүгенге көндә исән булган ветераннар­га хөрмәт йөзеннән ясал­ган һәйкәл үзенчәлекле: янына якынлашкач, Ле­витан тавышы совет сол­датлары күрсәткән ба­тырлыклар турында сөйли башлый. Караңгы төшкәндә һәйкәлдә төрле төстә утлар уенын да күзәтергә мөмкин икән.

Әнә шулай, юктан да искитәрлек әйберләр ясап, тормышыбызны яхшы якка үзгәртү ни­яте белән янып яши ул. Гомернең асылын, яшәүнең мәгънәсен кешеләргә рухи матур­лык өләшүдә күрүче Әмин Сираҗетдиновка саулык, имин тормыш телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев