Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рухи матурлык өләшә

Районда үтүче тантаналы чараларда үзенчәлекле итеп бизәлгән велосипедта йөрүчегә күпләр игътибар итәдер. Михайловка авылыннан Әмин Сираҗетдинов ул. Яшьтән үк велосипед спорты белән шөгыльләнә. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, үзенчәлекле һәйкәл ясавы да зур кызыксыну уятты.

Россиякүләм велойөрешләрдә катнашкан райондашыбыз, 67 яшендә булса да, Мөслимгә, хәтта Әлмәт шәһәренә дә тимер аты белән еш бара икән. Велосипед спортына мөкиббән булуы йорт тирәсендәге бакчасында велосипедка һәйкәл куюында да чагыла. Аның иң зурысын иске келәт урынына, таштан өелгән постаментка урнаштырган. Тормышында истәлекле вакыйгалар белән бәйле тагын берничә велосипед ишегалдында почетлы урынын тапкан.

Һәрдаим йөрүче велосипедына баннер форматындагы элмә такталарны Әмин Сираҗетдинов махсус эшләтә. Аларда районыбыз һәм республикабызда үтүче истәлекле вакыйга-даталарга, спорт ярышларына бәйле символика, атрибутика күрсәтелгән. Масштаблы велойөрешләр, Җиңүнең 75 еллыгы, Мөслимдә узачак Рәсәйкүләм Сабантуйга багышлап эшләнгән такталарны, чиратлаштырып, велосипедына элә.

– Илебездә, районыбызда узучы күләмле чараларны көтеп алам, аларда теләп катнашам. Элмә такталар авылдашларыма да шушы вакыйгалар турында искәртә, – ди Әмин Сираҗетдинов.

Җәлил бистәсендә эшләп лаеклы ялга чыккач, Михайловка авылындагы туган йортына кайтып урнаша ул. Яше шактый зур булуына карамастан, спортны ярата героебыз. Ишегалдында үзе ясаган җиһазларда шөгыльләнә, физик ныклыгын арттыра.

– Ялгызы яшәсә дә, авылдашыбыз күңел көрлеген югалтмый, җан җылысын үз кулы белән ясаган бизәкләр, корылмаларга өрә, – ди михайловкалылар аның турында.

Өе каршындагы калкулыкта, Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, һәйкәл ясагач, бер минутын да эшсез уздырмаучы тынгысыз авылдашларына карата михайловкалыларның ихтирамы тагын да арткан. “Әтием дә Бөек Ватан сугышында катнашкан. Гомерем буе аның белән горурланып яшим”, – ди ул. Яу кырында ятып калган һәм бүгенге көндә исән булган ветераннарга хөрмәт йөзеннән ясалган һәйкәл үзенчәлекле: янына якынлашкач, Левитан тавышы совет солдатлары күрсәткән батырлыклар турында сөйли башлый. Караңгы төшкәндә һәйкәлдә төрле төстә утлар уенын да күзәтергә мөмкин икән.

Әнә шулай, юктан да искитәрлек әйберләр ясап, тормышыбызны яхшы якка үзгәртү нияте белән янып яши ул. Гомернең асылын, яшәүнең мәгънәсен кешеләргә рухи матурлык өләшүдә күрүче Әмин Сираҗетдиновка саулык, имин тормыш телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев