Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Рухият" фонды бастырган китапта мөслимлеләрнең иҗаты да урын алды

7 декабрь көнне Әлмәт шәһәрендә "Татнефть" компаниясенең "Рухият" фонды бастырып чыгарган китапларны презентацияләү чарасы үтте. Алар арасында нефть төбәгендә яшәп иҗат итүче 155 язучы һәм шагыйрьнең әсәрләреннән торган "Туган яктан илһам алып" дип исемләнгән китап та бар.

Шунысы сөенечле: 3 мең тираж белән басылган әлеге җыентыкта мөслимлеләрнең дә шигырьләре урын алган. Алар - Лилия Садриева, Әхсән ага Шәрипов, Алинә Акмалова, Рәйхан Әлмөхәммәтов, Тәзбирә Заһидуллина, Ягъсүп Мортазин, Роза Сәхбетдинова, Лилия Шәймиева, Рафис Хәбибуллин. "Рухият" фонды әлеге авторларга "Туган яктан илһам алып" китабын бүләк итеп бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев