Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рухия Ахунҗанованың !Шәһре Биләрдә кунакта" исемле китабы чыкты

Җәлил шәһәрендә яшәп иҗат итүче каләмдәшем - шагыйрә, язучы Рухия Ахунҗанованың урта һәм олы яшьтәге мәктәп балалары өчен шул исемдәге китабы басылып чыкты. Фәнни чыганакларга һәм архив материалларына нигезләнеп язылган, унике бүлектән торган тарихи повесть безне газиз халкыбызның ерак үткәненә алып бара.

Рухия ханым Биләрдә булган бу изге урынның борынгы тарихын күңеленнән кичергән - шәһәрнең гөрләп яшәгән вакытына барып, күреп килгән... Йомшак күңеле, фәрештәнекедәй изге хисләре, киң фантазиясе, тирән белеме Рухиягә сөйгән халкының үткән тормышын күзалларга, тулы картинасын ачарга ярдәм иткән. Хикәяне автор ун-унике яшьләрдәге кыз исеменнән алып бара. Сөембикә энесе Айтимер белән сәяхәткә чыккан - шәһре Биләрне, андагы Җәмигъ мәчетен күрергә баралар. Укучы да алар белән бергә борынгы дөньяга - үткәнгә сәяхәт кыла.

Милләтебезнең теле, гореф-гадәтләре, мәдәнияте, мәгърифәте, кунакчыллыгы, тәрбиялелеге бер-бер артлы, яңа геройлар белән очрашу, танышу дәвамында - әсәрнең башыннан азагына кадәр ачыла бара.

... Балалар, юлда сусап, бер авылда таныш булмаган йортка керделәр. Монда аларны якты йөз белән каршылап, хуҗабикә салкын кое суы салып бирде, ашарга чакырды. Яңа гына пешеп чыккан тары боткасын агач савытка салып биргәч, Сусылу апалары кунакларга, үз балалары Тәңкәсылу белән Айдашка да: "Ботканы кайнар килеш ашамагыз, бераз суына төшсен. Кайнар ризык сәламәтлеккә зыянлы",- дип, яшәү өчен бик кирәкле киңәшне күңелләренә салды. Ул, халкыбызга хас кунакчыллык белән, балаларга күчтәнәчләр биреп, "кайтканда да кагылыгыз", дип озатып калды.

Сөембикә белән Айтимерне, шәһәргә килеп җитәрәк, Ак кашка җиккән бер абзый күреп ала һәм аларны арбасына утырта. Шул очрашудан башлап Биләр шәһәренең корылмалары, ныгытмалары - һәммәсе турында хәбәрдар, гаять укымышлы Теләй абзый күрсәтеп, сөйләп, таныштырып йөри. Ул балалары Айсылу белән Белемчәкне дә алып килгән. Ике кыз, ике малай янына, бишенче булып, Теләй абзыйның дустының улы Шәмсираван да кушыла.

Менә алар каршысында өч кат дивар белән әйләндереп алынган зур шәһәр, манараларда озын сөңге тоткан сакчылар, яшел тәрәзәләре кояшта янып торган таш пулатлар! Асылмалы күпер аша эчке шәһәргә кергәч,биредәге кайнап торган тормышка чумалар! Ни генә юк монда:сәүдә рәтләрендә чит ил сәүдәгәрләренең ефәк тукымалары, хуш исле аш тәмләткечләр,дарчин кабыклары; күннән тегелгән болгар аяк киемнәре,читек-башмаклар, каешлар; Биләр осталары ясаган җиз комганнар, бакыр казаннар, яугирләр өчен вак боҗралардан эшләнгән көбә дисеңме! Чибәр кызларга тарак, төймә, көмеш беләзекләр, чәчәкле көзгеләр... Сатучылар товарларын мактап чакырып торалар.

"Сатуда нәрсә генә юк! - диде Теләй абзый. Шунда ук үз сүзләренә үзе җавап та бирде:

- Китап юк! Китап!"

Ул китапның бер данә генә булып, еллар буе кулдан күчереп язылуын, шуңа күрә аның кыйммәтле җәүһәргә тиң, кадерле икәнен балаларга аңлатты.

Автор болгар халкының белемгә омтылуын, гыйлемлеген күп мисалларда ассызыклый.

Шәһре Биләрнең үзәгендә зиннәтле Хан сараен, биек манаралы мәһабәт Җамигъ мәчетен күреп, кечкенә мосафирларыбызның һушы китте...

Келтер-келтер арба тәгәрмәчләре тәгәри, балалар бакыр коючы осталарның һөнәрханәләрен, тимер кораллар ясаучы тимерчеләрнең алачыкларын кызыксынып күзәтәләр, Теләй абзаларына сорау артыннан сорау яудыралар. Анысы бер дә иренмичә аңлатып бара. Күргәннәрдән канәгать булып, шатлыклары тулып ашкан, талчыга башлаган балаларны да, Ак кашканы да ашатырга дип, Теләй абзалары атын туктатты.

Ак кашкага багышланган юлларда борынгы бабаларыбызның атка булган мәхәббәте чагыла, тасвирлау - ат күрмәгән хәзерге балаларга (өлкәннәргә дә!) кызыклы белешмә - энциклопедиягә тиң: автор атларның холкын, күптөрле токымнарын, ашауларын-эчүләрен, ничек йоклауларын, малкайларны ничек тәрбияләү-карау турында, атларның иң авыр эшләрдә, сәфәрдә, яуда кулланылуларын Теләй абзый нәкъ әкияткә охшатып, иркенләп сөйли. "Атны кулга беренче ияләштерүче халык - безнең бабаларыбыз ич!" - ди горур тавыш белән Теләй абзый.

Автор рухи кыйммәтләребезне Теләй абзыйдан сөйләтә. Ак кашкага эчәргә суны улакка салып:

- Су - яшәү чыганагы. Аны сарыф итү гөнаһ санала,-ди.

Кәрвансарайга кергәч: "Өлкәннәргә үзегез башлап сәлам бирегез. Кешеләргә төртеп күрсәтмәгез. Тыныч тавыш белән генә сөйләгез", - ди.

Теләй абзый хикәяләрендә Биләр белән Болгар тарихындагы бик күп тарихи затлар бар: Биләр шәһәренә нигез салган Алмыш хан, ташка уеп рәсемнәр ясаучы, хан сарайлары төзүче Аслан һәм аның улы Яхам, гарәп сәяхәтчесе әл-Гарнати, Гадел Казый Ягъкуп, үләннәр белән дәвалаучы, "Агуланудан көчле дәва" дигән китап авторы Таҗетдин бине Юныс әл- Болгари, мәшһүр "Кыйссаи Йосыф" поэмасының авторы, хан оныгы шагыйрь Кол Гали турында укучы шактый кызыклы да, урыны белән кызганыч та мәгълүмат ала. Тарихи хикәяне күзалларга кечкенә китапта рәссамнарыбызның унике рәсеме бирелү - зур уңыш!
Гомер буе балаларга ана телебезне өйрәткән укытучы сүзнең тәмен, кадерен белә, исемнәрнең бик борынгы, гүзәл мисалларын китерә: Сөембикә, Албарс, Акбарс, Бибарс, Яубарс, Илбарс, Сусылу, Тәңкәсылу, Албикә. Борынгы заман фольклорыннан алынган "Ак тирәк, күк тирәк" дигән ярыш уены да әсәргә балачакның сөйкемле төсмерен бирә.

Рухия әдәбиятнең бурычын яхшы белә, рухи кыйммәтләрне: мәрхәмәтлелек, белемгә омтылу, яхшы гамәлләр кылу, Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрнең кадерен белү кебек изге төшенчәләргә укучының уен юнәлтә, бала күңелен инандырырга омтыла.

Балалар өчен китап язу - гаять олы, авыр,әмма мактаулы хезмәт. Тарихи әсәр бигрәк тә! Рухияне бу җаваплы эшне уңышлы башкарып чыгуы белән котлап, балаларга яңа әсәрләр иҗат итүдә дәрт һәм дәрман насыйп булуын телим. Укучы балаларга китап белән очрашу шатлыгын юрыйм.

Роза Хәбибулина, язучы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты.

Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев