Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ярты ел эчендә "күке" әти-әниләргә карата 9 җинаять эше кузгатылган

Бала, аның мәнфәгатьләренә зыян килерлек булмаса, гаиләдә, әти-әнисе тәрбиясендә үсәргә тиеш, дип ассызыклана балаларны яклау, саклауга кагылышлы кануннарда. Ләкин соңгы вакытларда ата-аналарның әхлаксызлыгы балаларның бәхетсезлегенә әйләнеп бара. Бу, үз чиратында, ил буенча, тәрбиячесен югалткан балалар саны артуга китерә. Статистика республикада да ятим калучылар санының һәр ел саен 100-110 балага артуын...

Районда узган ел ятим һәм тәрбиячесен югалткан - 5 бала, агымдагы ел башыннан ятим буларак теркәлгән 6 бала үз вакытында гаиләләргә урнаштырылды. Ләкин, ни генә булмасын, баланың төп хокукларының берсе: ул гаилә җылысын тоеп, гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Бары тик аны яратучы, аңа шәхес итеп караучы гаиләдә генә ул җәмгыятьтә үз урынын табарга, өлкәннәргә, әти-әнисенә хөрмәт белән карарга, кешеләр белән аралашырга, туган хакын хакларга өйрәнеп үсә. Хезмәт күнекмәләрен дә ул бары тик гаиләдә генә үзләштерә ала.

Бездә исәптә торучы 263 баланың 33 се әби-бабаларына, якын туганнарына - опекага, 185 е - асрамага, 45 е уллыкка (кызлыкка) бирелгән. Район буенча соңгы 13 елда бер генә бала да дәүләт учреждениеләренә җибәрелмәде. Киресенчә, республикабызның төрле балалар йортларыннан алып, соңгы 5 елда гына да 172 бала гаиләләргә урнаштырылды. Быел 6 гаилә белән 9 баланы тәрбиягә алу турында килешү имзаланды һәм тәрбиягә бала алган гаиләләр саны 80 нән артып китте.

Тәрбиягә бала алырга теләк белдерүчеләр күп булса да, безгә килгән һәркем кандидат буларак теркәлә, дигән сүз түгел. Моның өчен аларга, кирәкле документлар туплап, балигъ булмаган балалар белән эшләү, аларның хокукларын яклау комиссиясе тарафыннан каралып, өч айлык уку курсларына җибәрү мөмкинлеге тудырыла. Килешү нигезендә Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан педагогия институтының махсус курсларын уңышлы тәмамлап кайткан ата-аналар гына кандидат булып теркәләләр. Мондый гаиләләр саны бүгенге көндә 18 гә җитте.

Чит баланы тәрбияләргә алынган әти-әнигә баланың китек күңеленә дәва, бикләнгән йөрәгенә ачкыч табу, яшәү бәхете бүләк итү белән бергә үз үрнәкләрендә чын кешеләр итеп тәрбияләү бурычы йөкләнә. Ә аның ничек үтәлүен күзәтү - безнең бурыч. Бу елның алты аенда гына да тәрбиягә бирелгән балаларның тормыш-көнкүреш шартларын тикшерү максатыннан, урыннарга чыгып, 212 тикшерү үткәрелде. 16 гаиләдә тикшерү чираттан тыш билгеләнде, алар прокурор таләбе буенча һәм суд билгеләмәсе нигезендә оештырылды. Тәрбиягә бала алган гаиләләребез ныклы, ышанычлы һәм сыналган. Шуның нәтиҗәсе буларак узган ел да, быел да бу гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар арасында хокук бозу теркәлмәде. Гаилә үзе генә хәл итә алмаган ситуацияләрдән чыгу юлын бергәләп эзләү үзара тәҗрибә уртаклашып яшәү өчен, "Гаилә клубы" эшли. Кварталга бер мәртәбә үткәрелүче киңәшмәләрдә дәүләт органнарында эшләүчеләрнең, бала тәрбияләү, аларның сәламәтлекләрен ныгыту өлкәсендә хезмәт куючы белгечләрнең чыгышларын тыңлыйбыз, ата-аналар үзләрен кызыксындырган сорауларга нигезле җаваплар алалар.

Ятим һәм тәрбиячесен югалткан балаларны торак белән тәэмин итү юнәлешендә дә максатчан эш алып барыла. Район җирлегендә яшәүче ятим һәм тәрбиячесен югалткан 10 бала, элек беркетелгән торагына кайту мөмкинлеге булмаганнар категориясенә кертелеп, чиратка куелды. 2015 елда, тагын 38 баланың үзенә беркетелгән торагы буенча материаллар туплау эшләре бара. 2014 елда махсуслаштырылган торак фондыннан 4 балигъ булган балабыз Яр Чаллы шәhәреннән фатир белән тәэмин ителде. Быел тагын 2 балага шундый мөмкинлек туды.

Бүлектә исәптә торучы балаларның 135е - әтидән яки әнидән, 53 се әтидән дә, әнидән дә алимент алу хокукына ия булсалар да, узган ел шуларның 9 ы гына даими рәвештә алимент ала алды, 12 сенең әтисе яки әнисе, символик күләмдә, ягъни 100 сумнан алып, 500 сумга кадәр акча түләп барды. Бүгенге көндә дә уңай үзгәрешләр сизелми. Күке әти-әниләрнең берсенең дә баласының язмышы белән кызыксынып караганы юк. Алимент түләргә тиешле затларның бөтен республика буйлап чәчелүе безнең эшне тагын да катлауландыра. Узган ел алимент түләмәү аркасында 11 әти-әни җинаять җаваплылыгына тартылса, бу ярты елда андыйларның саны 9 га җитте.

Район җитәкчелеге ятим һәм караучысын югалткан балалар язмышы белән һәрчак кызыксынып тора. Килеп чыккан проблемаларны һәрчак бала файдасына хәл итәргә, асрамага бала алып тәрбияләргә теләге булган гаиләләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер. Гаиләләр белән якыннан танышу, дуслашу, тәҗрибә уртаклашу, күңел ачу, ял итү максатыннан төрле чаралар, бәйрәмнәр үткәрелә.

Бүлек эшчәнлегенең икенче төп юнәлеше - хокукка яраксыз гражданнар белән эшләү. Хокукка яраксыз гражданнарга карата эш тә, балигъ булмаган балаларга кагылган эшкә тәңгәл рәвештә алып барыла, опека билгеләү дә, милекләрен саклау да, тормыш көнкүреш шартларын тикшерүгә куелган таләпләр дә бертөсле. Андый кешеләрнең дә артуы күзәтелә. 2010 елда 40 кеше исәпкә куелган булса, бүгенге көндә аларның саны 61 гә җитте. Акыл зәгыйфьлеге белән интүгече бу гражданнарны тәрбияләгән кешеләрне Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын, дип телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев