Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Шәриповка мактаулы исем бирелде

Бу көннәрдә башкалабыз Мәскәүдә Бөтенроссия халык казанышлары күргәзмәсе территориясендә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көненә багышланган "Алтын көз - Золотая осень" ХVIII Россия агросәнәгать күргәзмәсе эшли. КүргәзмәдәРоссиянең 64 регионыннан һәм 13 чит илдән 1500 предприятие катнаша. Алар арасында Татарстан Республикасы экспозициясе дә аерым урын алып тора.

Күргәзмәне ачуда катнашкан РФ Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев, экспозицияне караганнан соң, илнең азык-төлек имимнлеген тәэмин итүче авыл хуҗалыгы эшчәннәрен бәйрәм белән тәбрикләде һәм "Авыл хуҗалыгы - илдә барган катлаулы икътисадый авырлыклар вакытында да тотрыклы үсеш күрсәтүче бердәнбер тармак. Җиңел булмаган хезмәтегез өчен барыгызга да зур рәхмәт", - диде. Аннары традиция буенча Хөкүмәт җитәкчесе тармакны үстерүгә үзләреннән лаеклы өлеш керткән бертөркем хезмәт алдынгысына хөкүмәт һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды. Алар арасында озак еллар Мөслим районы башлыгы булып эшләгән, "Туган як" агрофирмасын җитәкләгән һәм авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән хөрмәтле райондашыбыз - бүгенге көндә "Кырынтау" фермер хуҗалыгын җитәкләүче Рөстәм Шәрипов та бар. Шәрипов Рөстәм Мирзагали улына Россия Федерациясе Президенты указы нигезендә "Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. Райондашыбызны әлеге зур бүләге белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев