Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миннеханов: Китап укыган кеше тормышта үзен башкача тота

Президент язучыларны таныту өчен кирәкле чаралар турында сөйләде.

(“Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар китабын һәм язучыларын ничек танытырга дигән фикерләре белән уртаклашты һәм кеше китапка кире кайтачак дип белдерде. Бу хакта ул массакүләм мәгълүмат чараларының баш редакторлары белән очрашуда “татар китабын ничек танытырга” дигән соравына җавап биргәндә әйтте.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, кешенең Интернеттан укуын китап белән уку белән чагыштырып булмый. “Айпадтан уку китапның бер җирен укып, яңадан кире кайтып уку түгел ул барыбер. Шуңа күрә без яңадан ул китапка кайтачакбыз”, - диде ул. Президент фикеренчә, китап укыган кеше тормышта үзен бөтенләй башкача тота. “Тормышта шушы әсәрләр буенча ниндидер ситуацияләрдә үзен ничек тотарга өйрәнә”, - диде ул.

Президент язучыларның китаплары аз укылуда үзләренең дә гаебе барлыгын әйтте. “Безнең язучылар үзләре дә актив түгел. Мәктәпләргә барырга, очрашырга кирәк. Кая йөриләр алар, мин белмим. Аларны да үзгәртергә кирәк. Мин җитди әйтәм... Монда безнең тарафтан да эш җитми. Алар да ничектер шушы тормышка риза, үзгәрергә җыенмыйлар”, - диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов шул ук вакытта язучыларның әсәрләренә бәя бирәсе килмәвен әйтте, язучыларны таныту өчен күрелгән чаралар турында сөйләде. “Без җиткерә алмыйбызмы укучыга әсәрләрне дип уйлыйм. Хәзер бит без “Казан” милли-мәдәни үзәгендә китапханә эшлибез. Анда ниндидер яңа технологияләр, яңа күренешләр булачак, яңа белгечләрне чакырачакбыз. Бу мәсьәләгә зур игътибар бирәчәкбез”, - диде ул.

“Аннан соң мин мәктәптә татар китапларына игътибар бирергә кирәк дип уйлыйм. Безнең яңа язучыларның әсәрләренә генә түгел, бик күренекле язучыларыбызның бик күп, бик кызыклы әсәрләре бар. Бәлки шул әсәрләр нигезендә ниндидер фильмнар ясарга кирәктер. Аларны күргәч, укыйсы киләчәк”, - ди Рөстәм Миңнеханов.

“Милли әдәбиятны укысыннар өчен без аны җиткерергә тиеш. Мәктәпләрдә дә эш җитәрлек түгелдер, яки безнең китапханәләр тиешенчә түгелме. Китапханә китап саклый торган урын түгел, ә ниндидер мастер-класслар, очрашулар уздыра торган урын”, - диде Президент. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: интернет президент китап