Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов яңа президент срогына барырга әзер булуын раслады

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Ярдәм янәшә” республика иҗтимагый хәрәкәте активистлары белән очрашты. Аралашканда, ТР Президенты көзге сайлауларында катнашырга әзер булуын раслады.

Очрашу социаль ярдәм күрсәтү штабы мәйданчыгында узды. Активистлар Рөстәм Миңнехановка хәрәкәт кысаларында гамәлгә ашырыла торган инициативалар турында сөйләделәр. «Мин-ДоброТворец» социаль — иҗат хәрәкәте җитәкчесе Гөлфия Мотыйгуллина "Өлкәннәргә ярдәм йөзеннән музей сәламе" иҗади акциясе турында сөйләде. "Ярдәм Яңа" хәрәкәтендә катнашучылар исеменнән ул Рөстәм Миңнехановтан алдагы сайлауларда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына тәкъдим итүләрен сорады.

Рөстәм Миңнеханов активистларга ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт белдерде һәм яңа президент срогына чыгарга ниятләвен раслады.

«Ярдәм янәшә хәрәкәтенең актив өлешенә зур рәхмәт. Россия Президенты Владимир Путин республикада башкарылган эшләргә югары бәя бирде. Бу минем генә казанышым түгел-бу бик күп кешеләрнең казанышыЫшанычыгыз өчен рәхмәт сезгә! Мин теләсә нинди чакыруларга әзер», — диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов «Ярдәм янәшә" хәрәкәте кысаларында республика халкына киң адреслы ярдәм күрсәтүнең мөһимлеген билгеләп үтте

«Мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү-Татарстан өчен гадәттәгечә. Сез ярдәм процессына бик күп кешеләрне-юристларны да, эшмәкәрләрне дә, компанияләрне дә, волонтерларны да җәлеп итәсез. Коронавирус проблемасы безнең белән озак булачак, башка чакырулар да барлыкка киләчәк. Һәркемгә ярдәм кирәк! Бүген без ярдәм итә алдык, сакланырга өйрәндек», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев