Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны «Татар дөньясы» китабы белән танышырга чакырды

Татар әдәбияты үзәге сайтында һәркем китап белән ирекле файдалана ала, дип өстәде ТР Президенты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Instagramында "Татар дөньясы" китабының чыгуы турында хәбәр итте. 

«Татар халкы турында уникаль китап — „Татар дөньясы“ дөнья күрде. Иң яхшы китап. Халкыбызның тарихы, гореф-гадәтләре, мәдәни җәүһәрләре анда чагылыш тапкан!» - дип язды ул.

Татар әдәбияты үзәге сайтында һәркем китап белән ирекле файдалана ала, дип өстәде ТР Президенты.

Элегрәк "Татар-информ" хәбәр иткәнчә, китапның нигезенә тарихи документлар, тикшеренүләр һәм фәнни эшләр салынган, әмма шул ук вакытта материал гади һәм кызыклы итеп язылган. Басмада уникаль документлар һәм вакыйгалар тудыручы матур иллюстрацияләр, картографик материал, репродукцияләр һәм фотографияләр күп.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/culture/15-07-2020/rustam-minnihanov-prizval-tatarstantsev-oznakomitsya-s-knigoy-tatarskiy-mir-5756875

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев