Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов «Татар-информ» ны 30 еллыгы белән котлады

Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын төзү турындагы указга 1990 елның 6 июнендә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев кул куйды. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын 30 яшьлеге белән котлады.
“Татар-информ“ үзенең 30 еллыгын, республика өчен юбилей елын, ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтә»,-дип билгеләп үтте ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов агентлыкның республика белән бергә, татарстанлыларның тормышын яктыртып, алар белән юлының бер өлеше узуын билгеләп үтте.
"Сез һәрвакыт Татарстанда, Россиядә һәм дөньяда барган төрле вакыйгалар турында оператив һәм җентекле сөйлисез, ватандашларыбызны берләштерәсез», – дип ассызыклады республика җитәкчесе.
Котлау ахырында Рөстәм Миңнеханов «Татар-информ» коллективына «энергияле һәм һәрвакыт үз укучыларына тугры калырга» теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев