Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов медикларга: барысы да ял итәргә әзерләнә, ә сез - тагын да катгыйрак эшкә

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, татарстанлылар, санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп, үзләре турында кайгыртырга тиеш.

Covid-19 яңа коронавирус йогышы пандемиясе аркасында сәламәтлек саклау системасына бик зур эш йөкләнде, һәм мондый хәл әле дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламәтлек саклау тармагы һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшыруда белдерде. 
«Без барыбыз да бәйрәм көннәре якынлашу белән ял итәргә ниятләвебезне беләбез. Ә сез, мин ышанам, тагын да катгыйрак эшкә омтыласыз. Без акча бүлеп бирдек, кирәкле дарулар сатып алдык, әмма сездән башка беркая да бара алмыйбыз», — диде ТР Президенты җыелганнарга. 
Аның фикеренчә, чикләү чараларыннан башка, хокук саклау системасы һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтмичә, "авыру дулкыны күбрәк булыр иде". 
Шул ук вакытта ул, санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәүче «ваемсыз кешеләр» кала бирә, дип билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев