Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа даруханә хабын ачты

Казанда «еАптека»ның иң эре челтәрләренең берсе булган яңа даруханә хабы эшли башлады. Республика халкына дару препаратларының электрон исемлеген карарга була, аларны өйгә китереп җиткерү мөмкинлеге булачак. Хабны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Хөкүмәте рәисенең элеккеге урынбасары Ольга Голодец катнашты.

Чараны оештыручылар билгеләп үткәнчә, проектның уңышы бизнес һәм дәүләтнең тыгыз хезмәттәшлеге белән гарантияләнгән. Бу фармацевтика һәм даруханә бизнесы кебек консерватив өлкәгә иң алдынгы технологияләрне һәм чишелешләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.
Тантаналы ачылыштан соң җыелучыларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, республика проектны гамәлгә ашыруга пандемия чорында даруларга ихтыяҗ артуны исәпкә алып, тиз арада кереште.
Даруханә хабының электрон каталогы кешеләргә кирәкле препаратларны өйдән ук эзләргә мөмкинлек бирә. Бу мөмкинлек коронавирус буенча югары куркыныч зонасында булган өлкән яшьтәге татарстанлылар өчен аеруча файдалы булачак.
Якын арада республика территориясендә шундый 10 даруханә хабы барлыкка киләчәк, диде ТР Президенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама