Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: "Diamond Princess лайнерыннан россиялеләрне Казанда барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итәчәкләр"

Diamond Princess лайнерыннан китерелгән россиялеләр Татарстанның Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә карантин узачак.

"Китерелгән дүрт кеше һәм бер бала - безнең республика гражданнары. Сигез кешедә безнең республикада яшәүчеләр. Казанның йогышлы авырулар хастаханәсе бөтен таләпләргә туры килә. Шуны исәптә тотып , без бу гражданнарны кабул итәргә Карар кабул иттек. Без пациентларны шушы чорда барлык кирәк әйбер белән тәэмин итәчәкбез», — диде Миңнеханов.

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова әйтүенчә, барлык 8 кеше дә үзләрен яхшы хис итә, югары температура беркемдә дә юк. Казанга очыш махсус шартларда узды. “Пациентларның торышы турында без җәмәгатьчелеккә көн саен хәбәр итәчәкбез», — диде Попова.  Ул ТР Президентына Татарстанның медицина ярдәме күрсәтүгә югары әзерлеге өчен рәхмәт белдерде.

Профессор Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә бүген Diamond Princess круиз лайнерыннан Россия туристларын китерделәр. Хастаханәгә барлыгы 8 кеше китерелде, алар 14 көн дәвамында аерым медицина боксларында күзәтеләчәк. Моңа кадәр Россиядә коронавирус йоктыруның ике очрагы теркәлгән иде. Ике кеше дә дәваланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев