Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: антисептикларга бәяләр артуга юл куярга ярамый

ТР Президенты бу мәсьәләне шәхси контрольгә алды, чөнки сүз кешеләрнең иминлеген тәэмин итү турында бара.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов интернетта антисептикага спекуляция һәм бәяләр артуга юл куярга ярамый, дип белдерде

Рөстәм Миңнеханов дезинфекция чаралары җитештерү күләмнәрен арттыру буенча фикер алышу өчен . «Аромат» предприятиесендә булды. «Аромат» АҖ гадәти тарада да, шулай ук сәнәгать һәм автотранспорт предприятиеләре өчен дә антисептик җитештерә ала. Моның өчен компаниягә махсус акциз кирәк.

ТР Президенты бу мәсьәләне шәхси контрольгә алды, чөнки сүз кешеләрнең иминлеген тәэмин итү турында бара.

«Интернетта хәзер артык бәяләрдән антисептик чаралар тәкъдим итүче спекулянтлар күбәйде. Моңа юл куерга ярамый. Антисептикларны сәүдә һәм даруханә челтәрләре тиешле күләмдә сатылырга тиеш", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Источник https://www.tatar-inform.ru/news/health/20-03-2020/rustam-minnihanov-zavyshenie-tsen-na-antiseptiki-nedopustimo

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама