Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов алты яшьлек баланың янгын сүндерү бүлегенә бару хыялын башкарды

Малай машина руле артында утырып,бүләккә янгын сүндерүче каскасын алды.

Рөстәм Миңнеханов алты яшьлек алабуганиның янгын сүндерү бүлегенә бару хыялын башкарды, дип хәбәр иттеләр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Исегезгә төшерәбез, 26 декабрьдә ТР Президенты «теләк чыршысы»акциясенә кушылды. Ул чыршыдан балаларның Яңа ел теләкләре язылган берьюлы өч открытканы алды.

Алабугадан алты яшьлек Данис чын янгын частендә булырга хыялланган. 

Һәм менә, бүген Данисны әнисе һәм аның дүрт яшьлек абыйсы Әмир белән кунакка Алабуга районы башкарма комитеты башлыгы Рөстәм Нуриев чакырды. 

Чәй табыныннан соң гаиләгә Администрация күрсәттеләр, Татарстан Президенты исеменнән татлы бүләкләр һәм «швед стенкасы»сатып алу өчен сертификат тапшырдылар. 
Аннары алар бергә 75 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенә киттеләр. Даниска барыннан да бигрәк автобаскычлар ошады.

Очрашу ахырындаянгын сүндерүчеләре кунакларга янгын автобаскычның кечерәйтелгән күчермәсен бүләк иттеләр, шулай ук Даниска чын янгын каскасы тапшырдылар. Моннан тыш, янгын сүндерүчеләр кунаклар фатирында автоном янгын белдергечләре урнаштырырга вәгъдә бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев