Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Ураза гаете уңаеннан бәйрәм намазы кылды

Изге Рамазан ае тәмамлану уңаеннан хөтбәне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башкарды (Казан, 25 июнь, "Татар-инофрм"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гает намазы кылды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. Изге Рамазан ае тәмамлану уңаеннан хөтбәне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башкарды. Ул шулай ук ураза тәмамлану һәм...

Изге Рамазан ае тәмамлану уңаеннан хөтбәне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башкарды (Казан, 25 июнь, "Татар-инофрм"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гает намазы кылды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. Изге Рамазан ае тәмамлану уңаеннан хөтбәне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башкарды. Ул шулай ук ураза тәмамлану һәм Ураза гаете уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын да укыды. Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарга атап Рөстәм Миңнехановтан да котлау укыды. Аннары республика мөфтие гает намазы укыды. Намаз тәмамланганнан соң Татарстан Республикасы Мөселманнары нәзарәте резиденцясе бинасында бәйрәм чәе узды. Казандагы Галиев мәчетендә гает намазы укуда Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башкалар да катнашты. Сүз уңаеннан, Президент Рөстәм Миңнеханов, Ураза бәйрәме уңаеннан республика халкына Instagram социаль челтәре аша да мөрәҗәгать итте. Казанның Галиев мәчәте фотосы астына "Ураза бәйрәме мөбәрәк булсын! Тоткан уразалар кабул булсын!", - дип язган Президент.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев