Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президентына "Дуслык" ордены тапшырды

(Казан, 17 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эшлекле сәфәре кысаларында Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты. Үз чыгышында Гурбангулы Бердымөхәммәдов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Ашхабадка эшлекле сәфәре өчен рәхмәтен белдерде. Ул Рөстәм Миңнехановны спорт мәсьәләсендә оста белгеч буларак бөтен илдә белүләрен җиткерде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте...

(Казан, 17 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эшлекле сәфәре кысаларында Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты. Үз чыгышында Гурбангулы Бердымөхәммәдов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Ашхабадка эшлекле сәфәре өчен рәхмәтен белдерде. Ул Рөстәм Миңнехановны спорт мәсьәләсендә оста белгеч буларак бөтен илдә белүләрен җиткерде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төрекмәнстан Президенты, Татарстанда гына түгел, бөтен дөньяда сәламәт тормыш рәвешен актив пропагандалыйсыз, Татарстанның эре спорт чараларын уздыруда тәҗрибәсе зур, "Азиада-2017" уеннарын уздыруга әзерләнгәндә күп нәрсәгә сездән өйрәндек, дип җиткерде.

Гурбангулы Бердымөхәммәдов Татарстан белән Төрекмәнстанны күп нәрсә: тарих, мәдәният, рухи тормыш бәйләвен һәм алга таба да сәүдә-иктисади һәм гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлекне ныгытуга адымнар ясаячакларын билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Төрекмәнстан Президентына Ашхабадка V Азиат ("Азиада-2017") уеннары ачылышына чакыруы өчен рәхмәтен җиткерде. "Сез бу чарага ныклап әзерләнгәнсез һәм бүгенге чара бик әйбәт үтәчәк", - дип белдерде.

Спорт ил абруен һәм куәтен күтәрүдә мөһим роль уйный, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. "Без Ашхабад белән таныштык, матурлыгы буенча уникаль шәһәр бу. Сез куәтле спорт инфраструктурасын булдыргансыз һәм ул сезгә халыкара дәрәҗәдәге чара үткәрү мөмкинлеген бирә", - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Гурбангулы Бердымөхәммәдовның Россия-Төрекмәнстан багланышлары кысаларында Татарстан белән Төрекмәнстанның үзара хезмәттәшлегенә зур игътибар бирүен билгеләп үтте. Бүгенге көндә, мәсәлән, сәүдә-икътисади, мәдәни һәм мәгариф, нефть, газ өлкәсендә конструктив эш бара. "Төрекмәнстан индустриализация линиясендә үсә. Чимал эшкәртү тармаклары җәелә. Аның өчен завод һәм фабрикалар гына түгел, белемле кешеләр дә кирәк. Без биредә белгечләр әзерләү ничек оештырылганлыгын күрдек", - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Аннан Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдовка "Дуслык" орденын тапшырды.

"Дуслык" орденын халыклар арасында дуслык багланышларын үстерүгә зур хезмәт салган кешеләр ала. Сез дөнья күләмендә билгеле сәясәтче. Миңа, Россия төбәге җитәкчесе буларак, әлеге орденны тапшыру зур мәртәбә. Без тугандаш Төрекмәнстан Президенты Татарстан Төрекмәнстан Президенты олы бүләк өчен рәхмәтен җиткерде һәм Россия Федерациясе җитәкчелегенә ике яклы багланышларны үстерүгә мөмкинлек биргән өчен рәхмәтле булуын билгеләп үте.

Искәртеп үтик, кичә Татарстан Президенты эш сәфәре белән Ашхабадка килде, ул V Азиат ("Азиада-2017") уеннары ачылышына чакырулы иде.Республикасы бүләгенә ия булуы белән горурланачакбыз", - дип җиткерде Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев