Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов ТР Президентын сайлауда тавыш бирде

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкраучы Рөстәм Миңнеханов бүген иртән Татарстан Президентын һәм республиканың муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын сайлауда тавыш бирде. К.Маркс урамында урнашкан А.Н.Туполев исемендәге КИТТУ-КАИның 1нче бинасындагы 42нче сайлау участогына Рөстәм Миңнеханов хәләле Гөлсинә ханым белән килгән иде. Журналистлар белән әңгәмәдә Рөстәм Миңнехано,в гражданнар төбәк башлыгын үзләре сайлаган...

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкраучы Рөстәм Миңнеханов бүген иртән Татарстан Президентын һәм республиканың муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын сайлауда тавыш бирде.

К.Маркс урамында урнашкан А.Н.Туполев исемендәге КИТТУ-КАИның 1нче бинасындагы 42нче сайлау участогына Рөстәм Миңнеханов хәләле Гөлсинә ханым белән килгән иде.

Журналистлар белән әңгәмәдә Рөстәм Миңнехано,в гражданнар төбәк башлыгын үзләре сайлаган вакытта бу күпкә җаваплырак, дип билгеләп үте. "Сайланган кешеләр депутатлар алдында гына түгел, үз тавыш бирүчеләре алдында да җаваплылык тоя, һәм бу күпкә дөресрәк карар", - диде ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы.

42нче сайлау участогы рәисе Алексей Лустин сүзләренчә, участокта эшләр беркетмә нигезендә оештырылган. "9-12 сентябрьдә вакытыннан алда тавыш бирүләр үткәрелде. Барлыгы 48 кеше тавыш бирде, - дип билгеләп үтте ул. Бүген участок иртәнге 7дә ачылды, аңа Батурин, Дзержинский, Зур Кызыл, Нагорная, Федосеевская, Зоя Космодемьянская, Япеев, Тельман һәм Карл Маркс урамнары керә".

44нче сайлау участогы рәисе сүзләренчә, иртән сайлаучылар күп килгән. "Участокта тавыш бирү көнендә 1416 сайлаучы теркәлгән", - диде ул.

Иртән биредә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР финанс министры Радик Гайзатуллин, Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Дамир Фәттахов та тавыш бирде.

Әйтергә кирәк, сайлау бюллетеньнәре тавыш бирү өчен үтә күренмәле тартмага төшерелгәннән соң, Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете, бүген тавыш биргән барча кеше кебек үк, махсус беләзекләр алды.

Искәртеп узабыз: "Мин тавыш бирдем" дигән кәгазь беләзек җәмәгать траспортында бушлай йөрү, шулай ук сайлау көнне республика музейларына бушлай керү мөмкинлеген бирә. Шулай ук ТР Президенты һәм Казан шәһәр Думасы депутатларын сайлауларда тавыш бирүчеләр "Kazan-Arena" стадионында узачак "Без булдырабыз! Без бергә!" бәйрәменә дә керә ала.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев