Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Татфондбанк һәм Интехбанк лицензияләре алынуга ашыгыч киңәшмә үткәрде

Банкларның кризис вазгыятен булдырган кешеләрне ачыклау һәм җаваплылыкка тарту мөһимлеге билгеләп үтелгән, дип яза «Татар-информ».

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре белән Татфондбанк һәм Интехбанкның банк операцияләре эшчәнлегенә лицензиясен алу уңаеннан ашыгыч киңәшмә үткәрде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәдә банк активларын, физик һәм шулай ук юридик затларга бирелгән кредитлар бурычларын кертеп, банкның зыян күргән клиентларына түләүләрне максималь тәэмин итү өчен аларны ачыклауга һәм читкә чыгаруга юл куймау өстенлекле мәсьәлә булып билгеләнгән.

Шулай ук әлеге банкларның кризис вазгыятен булдырган кешеләрне ачыклау һәм җаваплылыкка тарту мөһимлеге билгеләп үтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X