Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов татар телен өйрәнү турында: Мәсьәләне сәясәтләштерергә кирәкми

Президент Татарстанда дәүләт телләрен өйрәнү мәсьәләсендә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы белән тыгыз эш алып барылуын билгеләп үтте.


(Казан, 26 октябрь, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 33нче утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда дәүләт телләрен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телен укыту мәсьәләсе буенча фикер алышуны калдырып торуны сорады. Республика лидеры тәкъдиме хупланылды.

Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәлә буенча эшне төгәлләүгә вакыт кирәк булуын аңлатты. "Әгәр дә без тагын Дәүләт Советы утырышында бу вәзгыятьне куертсак! Мәсьәләне эш тәртибендә карарга кирәк, дип саныйм. Нәтиҗәләр турында аннары хәбәр итәрбез", - дип аңлатты ул.

"Без янәдән 90нчы елларга әйләнеп кайттык. Җәмгыятьне бүләрдәй шундый вәзгыятьне ничек тудырып була? Милли багланышлар буенча бездә бернинди сораулар юк иде, - дип дәвам итте Татарстан Президенты. - Документ барлыкка килгәннән соң без эшче төркем төзедек, Хөкүмәт бүген дә эшли. Мин әлеге эшне тыныч кына ахырга кадәр җиткерү кирәк дип саныйм".

"Мин Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бу эшне төгәлләү һәм кешеләргә аңлату өчен вакыт кирәк булуы турында Татарстан прокурорына, генераль прокурорга мөрәҗәгать иттем. Кызганыч, монда мәктәп директорлары гаепле булып калды. Мин бу бөтенләй дөрес түгел дип саныйм. Гаеп бар икән, безнең барыбызда да, әмма мәктәп директорларында түгел. Әлеге кешеләр инструкцияне башкарган, үзләрендә салынган система буенча эшләгән. Мәктәп директорлары - безнең республиканың интеллектуаль куәте. Бәлкем бу Татарстанда безнең Президентыбыз Владимир Путинга карата начар караш булдырылсын өчен махсус эшләнәдер?"- дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы белән конструктив диалог алып барылуын билгеләп үтте. "Уртак карар табуыбызга ышанам. Тик бу мәсьәләне кемнең башына ничек килә, шулай күрсәтергә ярамый. Ничек инде дәүләт теле ирекле булырга тиеш? Дөньяда беркайда да юк бу. Татар телен өйрәнү сәгатьләре саны буенча эшләргә кирәклеге белән риза. Һәм бу мәсьәләне сәясәтләштерергә кирәкми. Инде оппозицион структуралар татар теле яклы булып, руслар һәм татарлар арасында ызгыш булдырырга тырыша. Моңа юл куярга мөмкинмени?" - дип җиткерде Татарстан Президенты.

Ул шулай ук республика прокуроры Илдус Нәфыйковка мөрәҗәгать итеп, тикшерүләр уңаеннан мәктәп директорлары эшендә проблемалар тудырмаска чакырды. "Шул рәвешле ничек итеп кешеләр белән эшләп була? Сез безгә күрсәтмә бирегез, депутатлардан, миннән сорагыз. Бу мәсьәләдә без сезнең белән ачыктан-ачык фикерләшәбез, беркем дә бернәрсә дә яшерми", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Татарстанда барлык Россия законнарының, республика законнары кебек үк, саклануын билгеләп үтте.

"20 елдан артык без бу законнар белән яшәдек. Мөгаен, кайбер үзгәрешләр кертү кирәк булгандыр. Без рус теле сәгатьләре буенча бәхәсләшмибез. Ни өчен туган телне алу татар теле хисабына эшләнде? Чөнки федераль стандартларда татар теле дәресләре сәгатьләре кыскартылды", - дип аңлатты республика лидеры.

Татарстан Президенты чыгышы соңында вәзгыятьне болгатмаска чакырды. "Безгә әлеге юлны сабырлык белән төгәлләргә кирәк. Иң мөһиме - аерымлану булмасын өчен, тотрыклылыкны тәэмин итү. Безнең өчен бу башкарырлык. Республика һәрчак тотрыклы булуы белән аерылып торды", - дип йомгаклады Татарстан Президенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X