Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов сөт сатучы эшмәкәрләрне яклап чыкты.

Президент сөт сатучылардан көн саен ветеринарлар раслаган документ сорау ахмаклык булуын билгеләп узды.

Бүген Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлык советы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сөт сатучы эшмәкәрләрне яклап чыкты. Баксаң, сөт сатучыларның эшләре җайлы гына бармый: шәһәргә сөт сатарга килүчеләр көн саен ветеринария белешмәсе алырга тиеш. Янәсе, сөте сыйфатлы икәнен раслаучы документ.

2016 елның декабрендә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгына кертелгән үзгәрешләрдән соң шундый тәртип кертелгән. Эшмәкәрләр көн саен сөтләренең бер өлешен экспертизага китерергә тиеш, юкса, алар сөт сату өчен ветеринария хезмәтеннән документлар ала алмый. Ә күп кенә фермалар лабораторияләр урнашкан район үзәкләреннән шактый еракта. Эшмәкәрләргә сөтне көн саен анализга илтү шактый чыгым сорый. Бер көнлек әзер ветеринария белешмәсе фермерга, юл чыгымнарын исәпкә алып, якынча 1500 сумга төшә. Әйтик, әгәр 25 баш терлеге булган бер терлекчене алсак, аның сөт сатудан айлык кереме 200 мең сум тәшкил итә. Өч урында көндәлек сәүдә барышында, ветеринария белешмәләре өчен аена 75 мең сум акчасын чыгарып бирергә туры киләчәк, бу табышның 40 процентына якын өлеше дигән сүз. Ветеринария документлары булмаса, 20 мең сумга кадәр штраф яный. Татарстанда быел ярты млн сумнан артык суммага шундый 156 штраф салынган.

Составына Татарстан фермерлары кергән проект төркеме ветеринария хезмәте биргән таныклыкның 1 айга яраклы итү тәкъдиме белән чыга һәм көндәшлек мәшәкатьтән азат итүне сорый. Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе бу тәкъдимне хуплаган. Проект төркеменең тагын бер казанышы: ветеринария белешмәсен электрон рәвештә бирәчәк кушымта гамәлгә кертелә. Хәзер программа Казан һәм Яр Чаллыда сынала.

Шәхси эшмәкәр Илсур Миңнуллин бу мәсьәлә буенча чыгыш ясап: "Айга бер ала торган белешмә шушы суммага төшә иде, без аңа риза идек. Ә хәзер көн дә ала башласак бу документны, безнең бизнесыбыз туктый", - диде.

Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләгә карата үз фикерен белдереп: "Көн саен белешмә сорау ахмаклык инде! Объект болай да тикшерелеп тора, күзәтчелек органы карап тора. Кирәк булса, ай саен тикшереп торырга тиешле. Ничек көн саен сөткә анализ ясатып булсын инде?! Алайса, хәзер күпме ветеринар кирәк соң инде безгә? Безгә хәзер ярты республиканы ветеринария инспекторы итеп эшләтәсе була бит!" - дип ризасызлыгын җиткерде.

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов моның белән килешүен белдерде. "Әгәр фермерда, эшмәкәрдә даими баш саны, урамда даими сату урыны бар икән, белешмәне айга бер тапкыр алуны тәкъдим итәбез. Бу сорау җирле мал табибы контролендә булырга тиеш дип саныйбыз", - диде.

Рөстәм Миңнеханов Биектау башлыгы булып эшләгән чагын искә төшереп сөйләде. "Без сөт китерәбез, ә Казан сөт комбинаты акча түләми. Бер килдем, ике килдем - алар акча түләми. Мин аларга "сөтне сөт кибетләре янында сатачакмын" дидем дә, үзебезнекеләргә "сөт кибете янына басыгыз да, кибеттәге бәядән майлы сөт сатыгыз" дидем. Бөтен кеше безнең сөтне сатып ала башлады. Эш алга китте, акча керә...Минтимер Шәрипович мине чакыртып алды да, "Син нәрсә анда, партизанщина белән шөгыльләнәсең" ди. "Нәрсә булды? дим". "Син анда шәһәрдә сөт сатасың икән" ди. "Әйе шул, сатам, сөт комбинаты акча түләми" дим. "Моны бик тикшерергә кирәк" ди. Мин аңа: "Минтимер Шәрипович, сез Боровое Матюшинога Мирный аша барганда, анда сөт сатып утыручылардан сөт сатып аласыз. Аларның документлары юк бит" дим. Шул вакытта ул кул селтәде һәм, без сөт сата башладык. Әмма без фермаларны тикшереп тордык, бу даими терлек икәнен белә идек. Сөттән бер кеше агуланганы юк әле, сөттән бер кешегә бер нәрсә булганы юк әле. Даими баш саны бар икән, ай саен тикшерелсә, сату нокталары булса, ниндидер аңлашылмаган әйберләр уйлап чыгармагыз! Бу ахмаклык!" - дип шелтә белдерде.

Материал татар-информ сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X