Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов соцмедиада иң популяр губернаторларның "Топ-20" исемлегенә кергән

Татарстан Президенты октябрь аенда соцмедиада губернаторлар рейтингында алтынчы урынны яулады.

("Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов октябрь аенда соцмедиада губернаторлар рейтингында алтынчы урынны алды, - дип җиткерә "Медиалогия".

Рейтинг лидерлары - Рамзан Кадыйров (Чечня), Сергей Собянин (Мәскәү) һәм Андрей Воробьев (Мәскәү өлкәсе).

Рейтингта "яңалар" булып, Антон Алиханов (Калининград өлкәсе), Андрей Травников (Новосибирск өлкәсе ), Дмитрий Азаров (Самара өлкәсе), Борис Дубровский (Чиләбе өлкәсе), Владимир Васильев (Дагыстан), Сергей Гапликов (Коми) һәм Глеб Никитин (Түбән Новгород өлкәсе) тора.

Искәртеп үтик, рейтинг Россиядә үз блокларын алып баручы төбәк башлыклары кергән губернатор-блогерларны гына шәрехли. Рейтинг Россиядәге төбәк башлыклары соцмедиада искә алынган санга карап билгеләнә.

Тикшерү кысаларында соцмедиадагы 1 млнан артык хәбәр анализланган. Рейтинг Россиядәге төбәк башлыкларының Twitter, ВКонтакте, Одноклассники, Facebook, Instagram, YouTube, Telegram һәм башка социаль челтәрләрдә ничә тапкыр телгә алынуы саны белән төзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X