Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Россия-Кытай кече комиссиясе утырышында катнашты

Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан башкаласының Казан Ратушасында Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Кытай Халык Республикасының сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министры Мяо Вэй рәислегендә Россия-Кытай кече комиссиясенең икенче утырышы узды. Сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлеккә багышланган утырышның беренче өлешендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты, дип җиткерә республика...

"Кытай 2010 елдан Россиянең беренче урындагы сәүдә партнеры булып тора. Багланышлар авиатөзелеш, радиоэлектроника, фармацевтика һәм химия, судно, машина төзелеше, кара һәм төсле металлургия өлкәсендә алып барыла", - дип билгеләде ул.

Шул ук вакытта, Денис Мантуров сүзләренчә, Кытай хезмәттәшләре белән әле гамәлгә ашырылмаган бик күп эшләр бар: "Без булган мөмкинлекләрне кулланырга тиеш. Ике арадагы сәүдә әйләнешен, инвестицияләр күләмен арттырырга һәм дәүләт, фән һәм эшлекле даирәләрнең элемтәсен киңәйтергә кирәк".

Министр сүзләренчә, уртак проектлар ике илнең ихтыяҗын гына канәгатьләндереп калмыйча, өченче дәүләтләрне дә тәэмин итә. Бу, Денис Мантуров фикеренчә, глобаль базарны бергә яулауда киң мөмкинлекләр булуын раслый.

Мяо Вэй узган ел үткәрелгән комиссия утырышы нәтиҗәләрен югары бәяләде. "Мин кызыксындырган сораулар буенча фикер алыша алуыбызга һәм үзара стратегик багланышлар турында сөйлү мөмкинлеге булуга бик шат", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев