Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Мөслимгә яңа мәктәп автобусы тапшырды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы мунициципаль район башлыкларына яңа мәктәп автобуслары тапшырды. Тантана Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бүген мәктәп автобуслары - бик кирәкле транспорт. Аның фикеренчә, теләсә кайсы авыл баласы шәһәрдәге кебек үк белем алсын өчен...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы мунициципаль район башлыкларына яңа мәктәп автобуслары тапшырды. Тантана Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бүген мәктәп автобуслары - бик кирәкле транспорт. Аның фикеренчә, теләсә кайсы авыл баласы шәһәрдәге кебек үк белем алсын өчен белем алу шартларын тигезләргә кирәк. «Әлбәттә, без һәр җирдә зур база мәктәпләре булдыра алмыйбыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Һәм мәктәп автобуслары балаларны зур мәктәпләргә илтү мәсьәләсен хәл итә дә инде». Татарстан Президенты Россия Федерациясе җитәкчелегенә мәктәп белеме өчен махсус программаларны гамәлгә ашырганы өчен рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, бу 51 машина федераль программа буенча алынды. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, былтыр авыл укучылары өчен республикага 100дән артык мәктәп автобусы килгән иде. «Без бу автобусларның маршрутларын да игътибар белән күзәтәбез. Һәм мин район җитәкчеләренә, мәгариф бүлеге башлыкларына мөрәҗәгать итәм - мәктәп автобусларын дөрес эксплуатацияләүне тәэмин итегез», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул, аерым ассызыклаганча, иң мөһиме - балалар иминлеге. Җавап сүзе белән Биектау мунициципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, республика җитәкчелеге тырышлыгы белән мәктәпләрнең автобус паркы ел саен яңара. Тантана барышында Татарстан Республикасы Президенты мәктәп автобусы ачкычларын Әгерҗе, Әтнә, Балтач, Буа, Биектау, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Питрәч һәм башка районнарның мәгариф башлыкларына тапшырды. Мәктәп автобуслары республиканың 26 муниципаль районына юнәләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев