Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Барнаулга килде

(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген эшлекле сәфәр белән Барнаулга килде. Г.С.Титов исемендәге Барнаул халыкара аэропортында Татарстан Президентын Алтай крае Хөкүмәте рәисе урынбасары Николай Чиняков каршылады. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Бүген Татарстан Президентының Алтай крае губернаторы Александр Карлин белән очрашуы планлаштырылган. Очрашу барышында...

(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген эшлекле сәфәр белән Барнаулга килде. Г.С.Титов исемендәге Барнаул халыкара аэропортында Татарстан Президентын Алтай крае Хөкүмәте рәисе урынбасары Николай Чиняков каршылады. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Татарстан Президентының Алтай крае губернаторы Александр Карлин белән очрашуы планлаштырылган. Очрашу барышында төбәкләр арасындагы алга таба хезмәттәшлек перспективалары каралачак. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Алтай крае татарларының милли-мәдәни автономиясе активы белән очрашачак.

Иртәгә, 11 сентябрьдә, Рөстәм Миңнехановның эш программасында "Белокуриха-2" инвестиция мәйданында, "Биолит" фәнни-җитештерү берләшмәсе дендрариясендә һәм "Бирюзовая Катунь" махсус икътисади зонасында булу каралган.

Аннан Татарстан Президенты Горно-Алтайск (Алтай республикасы) шәһәренә юнәлеп, Алтай Республикасы башлыгы Александр Бердников белән очрашачак.

Эшлекле сәфәр барышында Рөстәм Миңнехановны Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстан Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абдулганиев, Татарстанда туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, республиканың җитештерү предприятияләре җитәкчеләре озатып йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев