Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов “Дан һәм намус” ордены белән бүләкләнде

Татарстан Президенты патриарх Кирилл указы белән тырыш хезмәте өчен югары дәрәҗәдәге бүләккә лаек булды.

(«Татар-информ», Анна Тарлецкая). Бүген III Православие җәмәгатьчелеге форумында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка патриарх Кирилл исеменнән II дәрәҗә "Дан һәм намус" ордены тапшырылды.

III Форум православной общественности Республики Татарстан с участием представителей митрополий Русской Православной Церкви в Приволжском федеральном округе. Принимают участие полномочный представитель Президента Российской Федерации в Приволжском федеральном округе Михаил Викторович Бабич, Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.: фото Михаила Козловского

Митрополия башлыгы, митрополит Меркурий Владыка Кирилл исеменнән: "Безнең указ белән Казан епархиясенә ярдәм итүдә зур тырыш хезмәте өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рус православие чиркәвенең икенче дәрәҗә "Дан һәм намус" орденына лаек", дип укыды.

III Форум православной общественности Республики Татарстан с участием представителей митрополий Русской Православной Церкви в Приволжском федеральном округе. Принимают участие полномочный представитель Президента Российской Федерации в Приволжском федеральном округе Михаил Викторович Бабич, Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.: фото Михаила Козловского

Бу орден - бөтен республика халкының уртак бүләге, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. "Бу безнең уртак эшебез. Владыка Кирилл күптән түгел бездә булды, аңа зур рәхмәтемне белдерәм. Бүген без килешеп һәм аңлашып яшибез. Уртак уңышыбызның асылы - тынычлык һәм килешү. Бик зур рәхмәт", - диде ТР Президенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев