Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов бүгенге яшь “ярдәмчесе”нә: Мин синдә үземнең дәвамчымны күрәм

"Бүген Президент булу хыялы тагын да көчәйде", - дип белдерде Гамил Нуруллин журналистлар соравына.


( "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Мин синдә үземнең дәвамчымны күрәм. Син Президентлыкка дәгъва кылганда, сиңа ышаныч белдерүче кешең бар", - дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүгенге үзенең яңа яшь "ярдәмчесе"нә. Бу хакта республика башлыгы Министрлар Кабинетында журналистлар белән 2017 ел нәтиҗәләренә багышланган очрашуда әйтте.

Искәртеп үтик, Казан шәһәре 19 нчы гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы Гамил Нуруллин бүген көнозын Рөстәм Миңнеханов белән йөрде. Түбән Камада, Әлмәттәге чараларда да Президентның ярдәмчесе вазифаларын башкарган. Гамил республика лидерына шәһәр мохитен һәм татар телен үстерү тәкъдимнәре белән хат язган. Республика лидеры моңа җавап итеп аны бер көнгә үзенең ярдәмчесе итеп чакырган. Каләм ияләре Гамилдән тәэсирләрен сорашты.

"Миңа барысы да ошады. Күрәсе килгәнемне күрдем. Президентның эш көне ничек узуын белдем. Нидер күрсәтер өчен генә ясалмалык булмады, ә барысы да табигый, чып-чын иде. Шулкадәр күп хәрәкәт. Бу кешегә билгеле бер йөкләмә дә. Бүген Президент булу хыялы тагын да көчәйде. Минем өчен бу югары планка, зур стимул", - дип белдерде ул.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Гамилгә үзе белән төрле чараларда катнашу кызыклы булган. "Әмма мин синең урында булсам, беркайчан Президент булмас идем. Зур компания директоры булыр идем. Ниндидер конкрет әйбер белән идарә итү җайлырак. Синдә үземнең дәвамчымны күрәм, синең ышанычлы кешең булачакмын", - дип билгеләп узды Президент.

Журналистлар "татар телен беләсеңме" дип сорады. Гамил татарча "бик яхшы беләм" диде.

"Мин аны сайламадым. Ул үзе хат язган, мин "килсен" дидем. Бүген ул "Танеко"ны күрде, Әлмәттә директорлар советында булды. Сырхауханәне карадык. Планеркада да булды әле иртән. Яшьләр ничек эшләргә кирәклекне күрсен", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев