Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Гыйлфанов Мөслимдә видеоклип төшерде

Видеоклипта район мәдәният йорты хезмәткәре Гүзәл Рахимуллина катнаша.

Илдар Юзеев сүзләренә Җәүдәт Фәйзи иҗат иткән "Яшь наратлар" жырын Рөстәм Гыйлфанов күптәннән башкара. "Бу жырны бик яратам", ди ул. Рөстәм әлеге җырга клип төшерергә уйлаган. "Без клипларны нигәдер чит илдә төшерүне кулай күрәбез. Имеш, матур булсын, яңача булсын. Югыйсә, үзебезнең табигатьтә төшкән клиплар иң матуры бит! – ди Рөстәм. – Шуңа бәйле халык та соңгы арада кисәтү ясый башлады. Шуны  истә тотып, чын татарча булсын дип, клипны тулысынча үзебезнең Мөслимдә төшерергә булдык. Мөслим табигате искиткеч!"

Клипны тагын бер якташыбыз – клипмейкер Айдар Әхмәтҗанов төшергән. "Сценарийны да үзебез уйладык", ди Рөстәм. Татар кызы образына актер табу да кыенлык тудырмаган. Мөслим халык театрының "Ай тотылган төндә" спектаклен караган Рөстәм Гүзәл Рахимуллинага мөрәҗәгать иткән. "Актерларның уйнавы бик ошады", ди Рөстәм. Кайбер эпизодлар Мөслимнең туган як музеенда төшерелгән. "Бер җирдә дә кире бормадылар. Клип төшерүдә өлеше кергән һәркемгә рәхмәтемне җиткерәм! Нәтиҗәсен озакламый күрербез", ди якташыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рөстәм Гыйлфанов Айдар Әхмәтҗанов клип татар җыры Гүзәл Рахимуллина