Мөслим-информ

Рәшит Миңнегалиев грант отты

Фермер грант акчасына савым сыерларына исәпләнгән торак төзи.

Узган ел берничә райондашыбыз, “Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программасында катнашып, грант откан иде. Алар арасында шактый еллар терлекчелек белән шөгыльләнүче Рәшит Миңнегалиев тә бар. Фермер 7 млн 727 мең сум грант акчасына 112 баш савым сыерына исәпләнгән торак төзи. Узган ел башланган төзелеш эшләре ахырына якынлашып килә. “Бу көннәрдә торакка электр кертү, сөтүткәргеч монтажлау бара. Алга таба идән җәясе калып килә”, – ди Рәшит Миңнегалиев.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: