Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роза Хәбибуллинаның «Сиңа дигән җырым» исемле әсәре буенча китап укучылар конференциясе узды

24 нче ноябрь көнне Мөслим лицеенда РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Роза Хәбибуллинаның «Сиңа дигән җырым» исемле әсәре буенча китап укучылар конференциясе узды.

Үзәк китапханә хезмәткәре Миләүшә Кашапова язучының иҗатына күзәтү ясады, китаплары белән таныштырды. Әсәрнең эчтәлеге буенча буктрейлер тәкъдим ителде. Укучылар әсәрдән өзекләрне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Музей хезмәткәре Йолдыз Зәкиева автор белән иҗади дуслыгы хакында сөйләде, әсәрдән өзек тәкъдим итте. Укучыларны кызыксындырган сорауларга китап авторы Роза Хәбибуллина җавапларны язма рәвештә юллаган һәм китап сөючеләргә үзенең матур теләкләрен җиткергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев