Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

РОВДга тиңнәр юк

22 февраль көнне оешма-предприятиеләр мини-футбол һәм кул көрәше буенча көч сынашты.  Футбол уенын караучы җанатарлар уенчылардан да ныграк борчылды. Капкага кергән һәр гол өчен сөенеп утырган егет-кызларга карап, үземне легендар “Барселона” командасы уенындагыдай хис иттем. 

Мини-футбол буенча беренче урынны үзәк хастаханә командасы яулады. Район эчке эшләр бүлеге – икенче, мәктәпләр командасы өченче урынны алды. 
Хатын-кызлар арасында кул көрәше буенча беренче өчлектә – мәктәпләр, үзәк хастаханә һәм эчке эшләр бүлеге командалары. Ир-атлар арасында район Советы һәм Башкарма комитеты командасына тиңнәр булмады. Мәктәпләр һәм “КультАгро” командалары икенче, өченче урыннарны бүлеште. 
23 февраль көнне оешма-предприятиеләр йөзү һәм канат тартышу бәйгеләрендә катнашты. Йөзү буенча район Советы һәм Башкарма комитеты командасы беренче урынны яулады. Мәктәпләр командасы – икенче, эчке эшләр бүлеге – өченче урында. Канат тартышуда мәктәпләр командасы көчле булуын күрсәтте. Район Советы һәм Башкарма комитеты – икенче, эчке эшләр бүлеге өченче урында калды. Соңгы нәтиҗәләр буенча район эчке эшләр бүлеге командасы оешма-предприятиеләр арасында ХХХ кышкы спартакиада уеннарының җиңүчесе булды. Мәктәпләр командасына – икенче, район Советы һәм Башкарма комитеты командасына өченче урын бирелде. “КультАгро” дүртенче урынга лаек булды. Жиңүче командаларга 25, 20, 15, 10 мең сумлык сертификатлар, Мактау кәгазьләре һәм кубоклар тапшырылды. 
Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X